16+

«Сөйләмә: сөйләү бәла-казаны арттыра, дошманнарны сөендерә»

Нәрсә турында күбрәк сөйлибез, берәр кешенең игътибар итеп караганы бармы? Авылда да, шәhәрдә дә бик матур яши торган гаиләләр бар.

«Сөйләмә: сөйләү бәла-казаны арттыра, дошманнарны сөендерә»

Нәрсә турында күбрәк сөйлибез, берәр кешенең игътибар итеп караганы бармы? Авылда да, шәhәрдә дә бик матур яши торган гаиләләр бар.

Аракысыз туйлар ясап өйләнешеп, биш вакыт намазны калдырмыйча, аракы кулланмыйча, балалар үстерүче, хөкүмәт эшендә дә эшләүчеләребез арта бара. Әмма без аларны күрмибез, алар турында сөйләмибез, язмыйбыз яки бу турыда бик аз сүз алып барабыз.
Авылда яки шәhәрдә берәр гаиләдә ызгыш-талаш чыкса, кемдер үтерешсә, аны бөтен халык сөйли, бөтен гәзит яза. Килен белән каенана да гел әрләшеп кенә яшәми, бер- берсенә күп кенә игелекләр дә эшлиләр, күркәм сүзләр дә әйтәләр, әмма бу турыда берсе дә урамга чыгып сөйләми. Ходайның бер бирмеш көнендә ниндидер аңлашылмаучанлык чыкса, берәр ярамаган сүз ычкынса, менә монысын бөтен кеше белә. Нәрсә дип әйткән, ничек әйткән – берсе дә калмый, урамда сөйләнә.

 Бер кеше җитәкчегә барып нәрсәдер сораса, җитәкче аның үтенечен канәгатьләндерсә, берәү дә бу хакта башкаларга әйтми. Ә инде кире борып чыгарса, ул җитәкченең кем икәне, ата-анасының кем икәне, нәрсәне бирмәгәне урамда очраган бар кешегә дә диярлек җиткерелә.
Сау-сәламәт килеш йокыдан уянсак, сөенеп, аллага шөкер дип бик сирәк әйтәбез  яки бөтенләй әйтмибез. Әлбәттә инде, беркемгә дә: «Бүген бер җирем дә авыртмый әле», – дип тә мактанмыйбыз. Әгәр инде берәр җиребез авыртып уянсак, өйдәгеләрдән башлап, кичкә кадәр ничә кеше очраса, барысына да кай җиребез бимазалый, ничегрәк авыр­та – түкми-чәчми җиткерәбез.

Күрше малае күчтәнәч итеп нәрсәдер алып керсә, аны без берәүгә дә белдермибез. Әгәр инде шул күрше малае нәрсәнедер эләктереп, урлап китсә, монысын бар кеше дә белә.
Ир кеше хатынына акча алып кайтып бирсә, аның күпме акча алып кайтканын берәү дә белми. Бу бер хәрби сер шикелле. Әгәр дә инде эчеп-туздырып бетерсә, иренең ничә сумлык аракы эчкәнен бөтен авыл халкы белә.

Менә болар барысы да безнең калебләрнең кара икәнен, дөрес яшәмәвебезне күрсәтә.

Берәүнең акчасын урлаганнар. Малае: «Бу турыда башкаларга сөйлимме?» – дигәч,әтисе: «Сөйләмә, сөйләү бәла-казаны арттыра гына, җитмәсә, дошманнарны сөендерә», – дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): «Аллаh гүзәл, гүзәллекне сөя», – дигән. Тормышта бит бик күп гүзәл вакыйгалар да булып тора, тирәбездә яхшы кешеләр дә җитәрлек. Әйдәгез, әнә шул матурлыкны күрә, бәяли белик, гүзәл үрнәкләр, гүзәл холыклар, күркәм кешеләр турында күбрәк сөйлик, күбрәк языйк. Җир йөзендә гүзәллекне таратучылардан булырбыз.

Рамазан Ибраһим, Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы.

Фото: 5sfer.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading