16+

Сынатырга ярамый!

Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатына кадәр бер айдан да азрак вакыт калды. Россия җыелмасының төп составына сайланган 14 татарстанлы әзерлектә финиш сызыгына чыкты. Яшьләр көненә якынча 12 сәгать вакытларын тренировкаларда үткәрәләр.

Сынатырга ярамый!

Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатына кадәр бер айдан да азрак вакыт калды. Россия җыелмасының төп составына сайланган 14 татарстанлы әзерлектә финиш сызыгына чыкты. Яшьләр көненә якынча 12 сәгать вакытларын тренировкаларда үткәрәләр.

Илнур Дәүләтшин, 20 яшь, Чаллы политехника көллияте, «металл конструкцияләр җитештерү» компетенциясе:
– WorldSkills хәрәкәтендә мин инде өч ел. Россия җыелма командасы составына эләгүемне белгәч, гаҗәпләнмәдем, чөнки моның өчен бик күп эшләдем. Призлы урыннарым күп булуга карамастан, чемпионат алдыннан дулкынланам. Үземне ышанычлырак хис итү өчен күп эшлим – атнаның алты көнен иртәдән кичкә кадәр тренировка мәйданчыгында үткәрәм. Ял көнендә, гадәттә, табигатькә чыгам. Минем җиңү теләгем зур, чөнки WorldSkills алга таба эшкә урнашу өчен менә дигән перспективалар һәм хезмәт базарында кирәкле булу мөмкинлеге бирә.

Иван Жуков, 19 яшь, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, «веб-технологияләр» компетенциясе:

– Техникумга кергәнче үк, мин сайтлар эшләү белән шөгыльләндем. 2016 елда WorldSkills чемпионатларында катнашачак егет-кызларны туплауларын белдем. Кызыксынуымны басар өчен гариза бирдем. Тик ул вакытта киләчәктә дөнья чемпионатында катнаша алачагымны күз алдына да китерә алмадым. Башта катлаулы булды – гамәли күнекмәләр һәм тәҗрибә җитмәде. Ләкин барыбер Россия җыелма командасы составына эләктем. Хәзер миңа зур җаваплылык йөкләнә. Соңгы ярты елда мин бик тырышып шөгыльләнәм, көн дәвамында биремнәрне эшкәртү өчен 12 сәгать вакыт сарыф ителә. Әлбәттә, тәнәфесләр бар. Буш көннәр булса, йокымны туйдырам, чөнки көч тупларга кирәк. Киләчәктә Австриянең Грац шәһәрендә узачак WorldSkills Европа чемпионатына эләгергә телим. Дөнья чемпионатына беренче урын яуларга барам – бу минем максат.

Айдар Минеев, 18 яшь, В.Д.Поташов исемендәге техника көллияте (Чаллы), «прототиплар әзерләү» компетенциясе:
– WorldSkills хәрәкәтенә керү карарына абыем йогынты ясады – ул Әбу-Дабида узган WorldSkills дөнья чемпионатында һөнәри осталыклары һәм узган ел EuroSkills Европа чемпионатында беренче урын яулаганы өчен медальон алды. Мин дә, аның кебек үк, ярышларда катнашырга һәм сайлаган һөнәремдә белгеч булырга теләдем. 14 яшемдә мин WorldSkills Juniorга эләктем һәм шунда ук «прототиплар ясау» компетенциясен сайладым. Көллияткә укырга кергәч, чемпионатларда катнашуымны дәвам иттем. 2018 елда – ил җыелмасының киңәйтелгән составына, ә соңрак төп составка эләктем. Булачак чемпионатка әзерлекне мин узган елның октябрь аеннан башлап җибәрдем инде. Уку һәм тренировкаларны бергә алып бару авыр булса да, чигенергә ярамый иде, бигрәк тә олы абый кебек үрнәк булганда. Әти-әнием, укытучылар һәм остазларым ярдәме бик көчле. Сынатырга ярамый, чемпионатта илемне лаеклы тәкъдим итә алырмын дип уйлыйм.
Тимур Каюмов,19 яшь, Казан сәүдә-икътисад техникумы, «ресторан хезмәте» компетенциясе:
– WorldSkillsка мин ике ел элек эләктем. Бу вакыт эчендә миңа үз көчемне өч компетенциядә сынап карарга туры килде – «эшмәкәрлек», «виртуаль мерчандайзинг» һәм «ресторан сервисы». Һәр компетенция үзенчә кызыклы иде, әмма соңгысы миңа якынрак булып чыкты, чөнки минем күптәнге хыялым – бармен булу. Мин инде үз көчемне бу һөнәрдә сынап карадым, әмма WorldSkills күбрәк белем һәм күнекмәләр бирә. Кем белә, бәлки киләчәктә үз барымны да ачармын. Мин катнашкан компетенция беренче карашка гына гади кебек тоела. Чынлыкта, ресторан сервисында барист, сомелье һәм хәтта пешекче эшенең нечкәлекләрен белергә кирәк. Мин эшләгән эшләремнән ләззәт алам, бәлки шуңа күрә дә Россия җыелма командасы составына керә алганмындыр.
 

Алинә Бережная, kzn.ru

фото - www.flickr.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading