16+

Сынауларга бирешмәүче Рифкать Гардеев: «Шул көннән фәрештә мине култыклап алып бара»

«Салмак кына алга таба атлыйм». Кулымдагы шигырь китабы шулай атала. Әйе, күзең дөнья яктысын күрмәгәч, бик ашыгып булмый инде ул. Ләкин Рифкать Гардеевны күңел яктылыгы алга әйди. Тормышта адашмыйча үз урынын табарга булыша, үзе әйтмешли, ак фәрештәсе култыклап йөртә.

Сынауларга бирешмәүче Рифкать Гардеев: «Шул көннән фәрештә мине култыклап алып бара»

«Салмак кына алга таба атлыйм». Кулымдагы шигырь китабы шулай атала. Әйе, күзең дөнья яктысын күрмәгәч, бик ашыгып булмый инде ул. Ләкин Рифкать Гардеевны күңел яктылыгы алга әйди. Тормышта адашмыйча үз урынын табарга булыша, үзе әйтмешли, ак фәрештәсе култыклап йөртә.

1957 елның 2 гыйнварында Мөслим районы, Кырынтау авылында дөньяга килә ул. Әти-әниләре гади колхозчылар була.

Рифкать кечкенәдән начар күрә. Башта ул моны аңлап та бетерми. Бүтәннәр дә шулай гына күрәләрдер дип уйлый малай. Урыны гел беренче партада булса да, тактада язганнарны көчкә генә шәйли. Дәфтәр юлларын күрмәсә дә, уку аңа җиңел бирелә. Хәтере әйбәт булганга, абыйсы укырга кергәндә аңа биш кенә яшь булуга карамастан, аның белән бергә укырга өйрәнә. Бигрәк тә математика ошый малайга. Мисал-мәсьәләләрне тиен чикләвек ваткан шикелле ансат кына чишә. Сыйныфташларыннан артта калмаска теләп, җан фәрманга тырыша.

Авылда дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәпне тәмамлап, бишенче сыйныфка җиде чакрым ераклыктагы күрше авыл мәктәбенә барып йөри башлагач, Рифкать өчен зур сынау­лар башлана. Монда укучылар да күп, укытучылар да бу начар күрүче хәрәкәтчән малайның хәленә керер­гә бик атлыгып тормыйлар. Шуннан мәктәп директоры Рифкатьтән: «Лаештагы сукыр һәм начар күрүче балалар интернатына бармыйсыңмы?» – дип сорап куя. Үсмер риза була.

– Алты ел буе бу бина минем туган йортым булды. Монда мин барлык фәннәрдән дә төпле белем алдым. Физик яктан чыныктым. Шәхес буларак формалаштым. Хәзерге көнгә кадәр аралашып торган дусларым белән таныштым, – ди Рифкать әфәнде, мәктәп елларын сагынып, укытучыларын олы хөрмәт белән искә алып.

Көчле рухлы тырыш егет мәктәпне бер генә «дүртле» белән тәмамлап, анысы да физкультурадан, ике сыйныфташы белән бергәләп Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укыр­га керә. 70нче елларның икенче яртысындагы гөрләп торган студентлар тормышы. Шыгрым тулы аудитория­ләр, күпсәгатьле лекцияләр. Сессия вакытындагы йокысыз төннәр. Кино-концертларга йөрүләр... Болар барысы да, еллар узса да, Рифкатьнең күңелендә матур хатирә булып саклана.
1979 елда дипломлы егетне Әлмәткә кичке сукырлар мәктәбенә математика укытучысы итеп билгелиләр. Ул анда өч ел эшли. Баштан­аяк җәмәгать эшенә чума. Үзе тырыш, үзе уңган-булган егетне тиз күреп алалар һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте системасына күчәргә чакыралар. Мәскәү өлкәсенә барып әлеге җәмгыятьнең җитәкчеләре һәм белгечләре квалификациясен күтәрү институтына кереп, аны да уңышлы тәмамлый.
Аннары аны эчәсе суы Чистай шәһәренә илтә. Әлеге шәһәрдә сукыр­лар өчен уку-өйрәтү предприятиесендә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли башлый. Бу эшне дә гадәтенчә бик тырышып күңел биреп башкара. Өч елдан соң аны Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай территориаль башлангыч оешмасы рәисе итеп сайлап куялар. Бүген дә шушы хезмәттә.

– Гомеремне күрмәүчеләргә ба­гыш­лавыма бер дә үкенмим. Үз вакытында язмышым мине дөрес юлдан алып киткәненә шикләнмим, – ди Рифкать әфәнде, тавышына бернинди үкенү дә, зар да чыгармыйча. Киресенчә, кояш шикелле гел елмаеп тора торган, якты җылы кеше ул.
Аның белән Чистайга баргач таныштым. Залда балкып нур чәчеп утыручы бер ир-атны күрми калырга мөмкин түгел иде. Язмышын белгәч, аның белән якыннан танышасым, аралашасым килде, ул риза булды.
Аны тыңлаган саен, сокланудан авызым ныграк ачыла, бу корыч ихтыярлы кешегә карата ихтирамым арта барды.

– 2001, 2011 һәм 2019 елларда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең съездларына делегат булып сайландым. 1990 елда, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан идарәсе Пленумы карары белән, РСФСР Югары Советына кандидат итеп күрсәтелдем. 1996, 1999 елларда Чистай шәһәр советына күрсәтелдем. Бу вакыйгалар миңа бик кирәкле тормыш тәҗрибәсе тупларга, илебездәге хәлләргә мөстәкыйль күзлек аша карарга ярдәм итте, – ди ул.

Үз колакларыма үзем ышанмыйм. Моны бит кеше ярдәменнән башка адым да атлый алмаучы дөм-сукыр кеше сөйли. Үзе ярдәмгә мохтаҗ булса да, бүтәннәргә булышу аның күңеленә канатлар куя.
Бик үзенчәлекле, чынлап та, сок­лангыч кеше ул Рифкать ага. Гомере буе актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырыша. Ә инде 1998 елдан башлап кышкы чыныгу һәм бәкедә коену белән дә шөгыльләнә. Аңарчы да шашка, армрестлинг һәм авыр атлетика буенча күрмәүчеләр арасында уздырылган шәһәр һәм республика ярышларында катнашып, җиңүләр дә яулый.

Тагын бер байлыгы бар аның. Ул күңелендә шигырь утын сау йөртүчеләрдән. Баштарак инвалидлар сәнгать бәйгеләрендә нәфис сүз белән чыгыш ясап, күпләрне сокландыра. Аннары үзе дә шигырьләр яза башлый. 1999 елгы сайлау кампания­се вакытында кулына каләм алып, берничә шаян төртмәле такмак иҗат итә ул. Бу яңа шөгыле үзенә бик кызыклы һәм мавыктыргыч тоела. Шигырь язу аңа эчке хисләрен, кичерешләрен, шәхси омтылышларын төгәлрәк чагылдырырга булыша. Хәзерге вакытта ул – ун китап авторы.

Рифкать аганың тырышлыгына шаккатасың. Күзе күргән, сау-сәламәт булган кеше дә мең төрле сәбәп-сылтау табып, ялкауланып иренеп торыр­га мөмкин. Ә ул үз шигырьләрен үзе укып, аудиокассеталар да чыгара. Кама арты районнарында яшәүче күзләре начар күрүче кешеләр тормышына багышлап, берничә документаль әсәр дә иҗат итә. Күп еллар инде Чистай үзәк китапханәсе каршында эшләп килә торган «Ступени» һәм «Энҗеләр» әдәби түгәрәкләренең актив әгъзасы. 2012 елда Чис­тайның Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
Әгәр дә Рифкать ага кызыксынган тагын бер өлкәне әйтмәсәм, аның турындагы портретыма буяулар җитми калгандай булыр. Интеллектуаль сәнгать кубокларында катнашу аның тормышында аерым урын алып тора. Ул «Провинциалы» дигән бик көчле һәм талантлы команда җыя алган. 2003 елдан башлап аның җитәкчелегендәге бу төркем, Рәсәйнең 11 төбәгендә булып, 20дән артык кубокларда катнашкан. Россиядә уздырыла торган интеллектуаль уеннарның Магистры исемен дә йөртә. Бу исем әле башка беркемгә дә бирелмәгән икән.

– Дусларым белән без бик күп кенә иҗади һәм тернәкләндерү конкурсларында катнаштык. «Робинзоннар утравы», «Бәхетле дага». Махсус язган такмакларны Мәскәүдә узган Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең XX съезд делегатларына да күрсәттек. Күрмәүчеләр арасында уздырылган һәвәскәр шагыйрьләр ярыш­ларының җиңүчеләре рәтенә кердем. 2005 елда Удмуртиядәге Глазов шәһәрендә һәм 2009 елда Ульяновск каласында өченче урын алдым. 2007 елда Пермьдә беренче урынга чык­тым.
Нигә генә тотынса да, артта калыр­га яратмый Рифкать ага. Инде олыгаям димәгән – соңгы елларда парлы бию белән шөгыльләнә башлаган. Бу биюдә парсыз калган таныш ханым, аның тәвәккәллеген, тырышлыгын белеп, үзе чакырган. Күңел биреп тотынгач, монысы да булган. Халыкара конкурсларда катнашканнар, хәтта җиңгәннәр дә.
Гадәттә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ялгыз яшәргә дучар булуларын белгәнгә, Рифкать агадан гаилә хәле турында бик сак кына сорадым. Ә ул бу өлкәдә дә иң бәхетле кеше икән. Хатыны Ольга белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр: ике малай, бер кыз. Инде бер оныклары сөендерә.

– Еллар узган саен, үземдә яңа мөмкинлекләр ачам. Тормыш юлым, казанышларым мөмкинлекләре чикләнгән барлык кешеләргә дә үрнәк булып, аларга рухи көч бирер дип өметләнәм. Һәркемнең гомере бер генә, аны үкенмәслек итеп үтәргә кирәк, – диде ул, саубуллашканда. Бу – аның яшәү максаты. Ул аны шигырьләренә дә сала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading