Шәһри Казан

Сыра җитештереп сатучыларны катгый таләпләр көтә

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сыра җитештерүне һәм аның әйләнешен күзәтүне катгыйландыру буенча закон проектын тәкъдим итте.

"Аның нинди сыйфатлы булуы аңлашылмый. Ул гына да түгел, салым түләмичә, сыра салып сату белән шөгыльләнүче предприятиеләр дә бар. Россия бюджеты мондый җитештерүчеләр аркасында 2018 елда 10 млрд сумга якын акчадан колак какты, Татарстан да шулай ук җитди акчалар югалтты. Бу - тәртипсезлек. Дәүләт кичекмәстән тәртип урнаштырырга тиеш», - диде Илдар Гыйльметдинов.

Реклама

Аның әйтүенчә, сыра җитештерү белән шөгыльләнүче барлык оешмалар да дәүләт реестрында булырга тиеш. «Мондый механизмнар аша дәүләт үз ролен арттырачак, сыйфат, җитештерү, сыра әйләнеше һәм салым кертемнәрен контрольдә тотачак. Безнең гражданнар сыйфатлы продукт, ә дәүләт - салым алырга тиеш", - ди депутат. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: