16+

Сырхауханәләр яңара

Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә урнашкан 71 сырхауханә ел ахырына кадәр төзекләндерелеп бетәчәк. Әлмәтнең балалар сырхауханәсе яңартылып тапшырылган да инде. Бүгенге көндә 35 объектта эшнең беренче этабы тәмамланган.

Сырхауханәләр яңара

Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә урнашкан 71 сырхауханә ел ахырына кадәр төзекләндерелеп бетәчәк. Әлмәтнең балалар сырхауханәсе яңартылып тапшырылган да инде. Бүгенге көндә 35 объектта эшнең беренче этабы тәмамланган.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, төзекләндерү эшләренә 2 меңгә якын төзүче җәлеп ителгән. Объектларны вакытында тапшырачагыбызга шикләнмим, ди министр.
Ел башында тәҗрибә сыйфатында кертелә башлаган «Дустанә сырхау­ханә» проекты беренчел звенодагы барлык медицина учреждениеләрендә дә гамәлгә ашырылачак.
– Алдыбызга куелган бурычлар чынлап та зур, безнең өчен авыруны дәвалау гына түгел, сәламәтлекне саклау да мөһим, – дип сөйләгән Адел Вафин.
Сырхауханәләрдән тыш, Сәламәтлек саклау министрлыгы мәдәни мирас объектлары булып саналган тагын җиде медицина клиникасын реставрацияләргә алынган. Аерым алганда, Груздев урамындагы бала тудыру йорты, Меньшиков, Вишневский клиникалары, тире-венерология диспансеры, ГИДУВ биналары, Бутлеров урамындагы Республика офтальмология клиникасы, шулай ук Волков урамындагы психиатрия клиникасында төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Сүз уңаеннан: иртәгәдән «Салават күпере» торак комплексыннан Юдино бистәсендә (Колыма ур., 15) урнашкан 4нче балалар сырхауханәсенә кадәр автобус йөри башлый, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. Әлеге маршрут дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге ­сигездән көндезге өчкә кадәр йөрия­чәк. Автобус тукталышы А.Арсланов урамының 8нче йорты каршында билгеләнгән.

Халык медицина хезмәтләренең сыйфатыннан азрак зарлана башлаган. Быелның беренче алты аенда министрлыкка халыктан 4400 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Узган елны бу күрсәткеч 5700 булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading