16+

Сәйтәк чишмәсе сере

Риваятьләр буенча, һәрбер чишмә ниндидер сихри көчкә ия, һәркайсының серле тарихы бар.

Сәйтәк чишмәсе сере

Риваятьләр буенча, һәрбер чишмә ниндидер сихри көчкә ия, һәркайсының серле тарихы бар.

Кайсы гына динне, милләтне алма, һәркемдә чишмәләр белән бәйле гореф-гадәтләр сакланган. Берәүләр, аның янына барып, яңгыр боткалары уздыра, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорый, икенчеләре, киресенчә, печәнгә төшәр алдыннан көннәрнең аяз торуын үтенә. Яңа туган баланы коендыру гадәте дә бар, чир-зәхмәтләрдән арыну, тәнне, җанны сихәтләндерү нияте белән дә адәм баласы чишмәгә килә. Борынгыдан калган әлеге гореф-гадәтләр, буыннан буынга күчеп, бүгенгәчә яши. Дин кысылган, хорафатлар белән көрәшкән чорда да халык алардан читләшмәгән.

«Прикамнефть» турында язма әзерләп йөргәндә, промысел башлыгы урынбасары Илдар Корбангалиев белән Бондюг ятмасына юл ярган скважинага баргач, ул безне якында гына булган Сәйтәк авылына да алып кергән иде. Узган ел юбилей уңаеннан Алабуга шәһәрендә һәм нефть табу эшчәнлеге алып барылган авылларда кара алтын табучылар шактый зур эшләр башкарган. Гомумән, табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклауга нефтьчеләр зур игътибар бирә. Сәйтәк авылындагы чишмә дә кара алтын табучылар карамагында, алар аны яңартып, төзекләндереп тора. Әлеге чишмәнең даны тирә-якка таралган, тирә-күршеләр машиналар белән килеп, шешә-савытларга су тутырып алып китәләр икән. Авыл Түбән Кама су саклагычыннан – 1,5, Менделеев шәһәреннән 8 чакрым ераклыкта урнашкан, янәшәдә Бәзәкә, Мари Тәкәше һәм Татар Тәкәше авыллары.

Авыл белән бәйле булган кызыклы риваятьләр сакланган. Җир кендеге дип сөйлиләр, әмма аны берәүнең дә күрсәтеп бирә алганы юк әле. Ә ул нәкъ менә шушы авылда икән (миңа ышанмасагыз, сәйтәклеләрдән барып сорый аласыз). Элгәре заманда Сәйтәкнең бер карты басу юлы буйлап барганда, аның каршына ак киемле, озын сакаллы икенче бер карт килеп чыккан. Болар сөйләшеп китәләр һәм ак киемлесе: «Бу авыл беркайчан да табигать бәла-казаларын күрмәячәк, чөнки ул җирнең кендегенә урнашкан», – ди дә күздән югала. Шуннан бирле ул урын сихерле дип йөртелә, биредә кешеләр бик еш кына адашкан, әллә ничә мәртәбә әйләнеп тә, авылга керә алмыйча аптырап йөрүчеләр булган. Табигать тарафыннан зыян күрелмәсә дә, алар кешеләр тарафыннан бер дә булмаган түгел. Түбән Кама ГЭСы төзелгәч, әрәмәлек, печәнлек, көтүлекләр су астында кала. Бу үз чиратында утын һәм мал азыгы әзерләү мәшәкатен тудыра. Кара алтын табылу да бер яктан халыкның матди хәлен яхшыртса, икенче яктан, авыл янында пәйда булган нефть күлләреннән кош-корт, мал-туар зыян күрә. Тора-бара, әлбәттә, хәл яхшы якка үзгәрә, нефть күлләре җыела, тирә-юнь яшеллеккә күмелә.

Рәсми документларда беренче тапкыр XVII гасыр ахырында телгә алынган әлеге авыл урынына, риваятьләр буенча, кешеләр Сәет җитәкчелегендә килеп урнашкан, шуңа күрә аны Сәйтәк дип атаганнар. Әмма аның Алабуга ханы Сәүгән хан чорында ук булганы мәгълүм. Казан ханлыгының вассал кенәзлеге башкаласы булып, Алабуга Сәүгән хан җитәкчелегендә XVI гасыр башларында Тәрбирде Чаллысы белән сугышлар алып бара, ни сәбәпледер, алар бергә берләшеп, Казанга да һөҗүм итәләр. «Алабуга бәете»ндә шундый юллар бар: «Алабуга урыс кулына Сәүгән ханнан калгандыр, Сәүгән ханның маҗарасы тарихта язылгандыр». Шунда ук Саралы, Сәйтәк авыллары да телгә алына. Халкыбызның ачы язмышы тасвирланган әлеге бәеттә атап үтелгән ил агаларының читкә куылуы, авылларның үтерелүдән, читкә куылудан куркып, чукынырга риза булулары турында сөйләнә. Сәйтәк исеменә килгәндә, тарихчылар әлеге бәеттәге исемнәрдә (Сәйтәк бәк, Аккуҗа, Туйгуҗа) ногай чалымнары бар дип белдерә һәм бераз соңрак оешачак Нәдер волосте (Татарстанның хәзерге көньяк-көнчыгышында) белән Кама аръягының көнчыгыш территорияләрендә ногайлар яшәгән дигән нәтиҗә ясый.

Сәйтәк исеме Киров өлкәсенең Нократ авылы тарихында да очрый. Урта гасырларда татар ханлыкларының төньяктагы бер үзәге булган Нократ авылы һәм аның тирәсендәге башка татар авылларының нәсел шәҗәрәләре Кара бик нәселенә тоташа. Әлеге шәҗәрәдә Сәйтәк бик исеме теркәлгән.

Әлеге кыска гына язмада бу төбәкнең, андагы авылларның тарихын язып бетерү мөмкин түгел, андый максат та куелмады. Ә Алабуга төбәгендә кызыклы, үзенчәлекле исем-атамалар байтак. 1943 елда Свиногорье авылыннан борынгы шәһәрлек табыла, халык аны Донгусово поле (Дуңгыз басуы) дип йөртә икән. Борынгы төркиләр унике хайван циклының теге яки бу елында туган ир балага шул ел атамасын исем итеп биргәннәр. Ә шушы җирләрнең хуҗасы, димәк, Дуңгыз исемле булган. Мәҗүсилек чоры өчен бу гадәти исем һәм, тарихчылар фикеренчә, ул әлеге җирләрдә болгарлар килгәнче үк төрки халыклар яшәгәнлеген дәлилли.

Кабат Сәйтәккә әйләнеп кайтсак, әлеге авылны ике чишмә яшәтә, аның берсе авыл уртасында, гыйбадәтханә артында тибеп, авылга яшәү дәрте биреп торса, икенчесе бераз читтәрәк – Бондюг ятмасына юл ярган нефть чишмәсе. 90нчы елларда геологлар аның аскы катламнарын тикшереп, анда нефть ятмалары барлыгын яңадан ачыклаган. Хәзер бу «әби»- скважина икенче яшьлеген кичерә. Илдар Җәләлетдин улы сүзләренчә, авыл хәлле тормыш белән көн күрә. Без моны үзебез дә күрдек, матур-яңа йортлар, ихатада шәхси трактор-машиналарның күп очравы да моңа ишарәли. Халыкның чишмәләрне изге дип атавын сихри көчләр, җир кендеге белән бәйле серле хәлләр белән үрелдермичә, гади генә дә аңлатып була – су булган җирдә тереклек бар, ул – яшәү чыганагы. Җир куеныннан тибеп торган чишмәләр зур елгаларны туендыра, цивилизация табигатьне үзгәрткән бер чорда аларның әһәмияте тагын да арта бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading