16+

Сүздә тора белгәндә, уңышлар үзе килә

Татарстан чаңгычылары сезонга йомгак ясады.

Сүздә тора белгәндә, уңышлар үзе килә

Татарстан чаңгычылары сезонга йомгак ясады.

Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе елның шушы вакытлары җиткәч сезонга йомгак ясауны гадәткә керткән. Үзизоляция сәбәпле генә планлаштырылган эшләрне кичектерергә ярамый: быел чаңгычылар нәтиҗәләрне экран каршына “җыелып”, онлайн рәвештә үткәрергә булды.

“Татарстан үз сүзендә тора!” – Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе шулай дип әйтергә ярата. Мондый бәя юктан гына яуланмаган, әлбәттә. Алга куелган максатларның үтәлми калган очраклары моңа кадәр булмады диярлек бит. Әнә: “Беренче булырга кирәк”, – дигән иде әлеге спорт төре буенча Татарстан федерациясе җитәкчесе Илшат Фәрдиев сезон алдыннан.

Һәм шулай булды да – Татарстан чаңгычылары Россия кубогын да яулады, комплекслы зачетта да беренче булды. Кубок ярышларында өченче тапкыр җиңүче булсак, комплекслы зачетта уңышка тәүге мәртәбә генә ирешелә.

Ә алга таба яуланган биеклекне төшермәс һәм яңа үрләргә күтәрелү өчен тагын да тырышырга кирәк. Моның өчен спорт төренең киләчәге булырдай яшьләр тәрбияләү кирәк. Видеоконференциядә катнашкан Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов чаңгы федерациясенең башка спорт төре оешмалары арасында республикада лидер булуын бәян итте. Министр урынбасары чаңгычыларга яшь спортчылар, спорт мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә булырга кирәклеген ассызыклады, моның өчен барлык шартлар тудырылуын искәртте.

– Яңа көннең бурычы заманча карарлар таләп итә, – диде федерация президенты Илшат Фәрдиев үз чиратында тренерларга мөрәҗәгать итеп, – Россиядә иң яхшылар исеменә юл яру бик җиңел булмады. Без максат куйдык, ирешү юлларын исәпләдек, алга таба бурычларны хәл иттек. Максатка ирештек. Ике ел рәттән, ә тарихта өченче тапкыр Татарстан җыелмасы Россия кубогын яулый. Комплекслы зачетта Архангельск һәм Төмән өлкәләре кебек көчле командалар да бездән артта калды.

Федерация җитәкчесе сүзләренчә, мондый уңыш ул – җаваплылык.

– Алдагы сезон нәтиҗәсен дә уйларга, лидерлыкны саклап калырга кирәк. Тотрыклы лидерлык – безнең максат һәм җиңү булачак, – ди Илшат Фәрдиев. 

...Максатлар димәктән, бу сезонга тагын бер бурыч үтәлми калды кебек. Россия чемпионатында җиңүче булу. Анысында инде Татарстан чаңгычыларының гаебе юк – чөнки дөньядагы вазгыять сәбәпле март азагы-апрель башында Төмәндә узарга тиешле Чемпионат үткәрелми калды.

Фото: ski-tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading