Шәһри Казан

Табиб-эндокринолог, нутрициолог: «Организмны тәртипкә салмыйча, витаминнарның файдасы булмый»

Соңгы вакытта коллагенның файдасы турында күп сөйлиләр. Зур банкаларда сатыла торган әлеге азык өстәлмәсенең бәясе арзан түгел.  Табиб-эндокринолог, нутрициолог, вебинарлар авторы Лиана Усаинова исә аны өйдә үзеңә әзерләргә киңәш итә. Арзанга да чыга, әллә ни мәшәкате дә юк икән. 

Селекционерларның “тырышлыгы” дөрес тукланырга омтылучыларны сыер сөтеннән дә баш тартырга этәрә

Азык өстәлмәсеннән аермалы буларак, сөяк шулпасында гормоннарны яхшырта торган терлек майлары да бар. Шуның өстенә тәмле дә. Шулпаны үзен генә дә эчәргә, яшелчә салып та яки аңардан ботка пешереп тә ашарга була. 


Сөяк шулпасы ул шул ук коллаген чыганагы булып тора. Ат, сыер яки сарыкның көпшәсыман яки буын сөякләрен суга саласың да, дәфнә яфрагы, тоз-борыч, ике аш кашыгы алма серкәсе кушып, сүрән утта озаклап кайнатасың. Кимендә 15-16 сәгать кайнатырга кирәк. Ә иң күбе – 72 сәгать. Шулпа озак кайнаган саен яхшырак, – ди ул. – Сөякне пешергәндә, аңардан аминокислоталар чыга. Алар исә безнең организм төзелеше өч мөһим булган кирпеч ролен үти. Аргинин дигән аминокислота мускуллар өчен кирәк. Пролин, лизин һәм глутамин эчәклекнең лайлалы тышчасын дәвалый. Бүген бик күпләрне эчәклек проблемасы борчый, чөнки күзәнәкләр арасындагы мембраналар җимерелеп, витамин начар үзләштерелә башлый. Эчәклекне дәвалаган очракта, витаминнар белән минераллар да яхшырак үзләштерелә. Безнең эчтә яши торган микроорганизмнар (микробиота) да яңаргач, иммунитетыбыз яхшыра. Ә иммунитетның 70 проценты эчәклектә урнашкан. 

– Бала вакытта сөтне файдалы дип эчертәләр иде. Хәзер аның кире кагучылар да бар. Шуңа да ачыклык кертсәгез иде.
Сөтнең файдалы үзлеге бар, әмма нинди сөт булуына карап. Пастеризацияләнгән, майсызландырылган һәм озак вакыт саклана торган сөт икән, аңардагы файдалы ферментлар һәм бактерияләр югалган була. Кайнатылмаган авыл сөте булса, ул әлбәттә файдалы. Сөт ике төрле була: А1 һәм А2. А1 – сыер сөте. А2 – кәҗәнеке, дөянеке һәм күкрәк сөте. Элек сөтләрдә А2 структурасы булган һәм алар җиңел үзләштерелгәннәр, бернинди зыяны булмаган. Селекционерларның сыер сөтне күбрәк бирсен дип куйган “тырышлыгы” аркасында сөтнең структурасы үзгәргән һәм ул хәзер А1гә карый. Аның А2дән аермасы: бу сөттә казоморфин бар. Ул исә эчәклекнең ялкынсынуына китерергә мөмкин. Аутоиммун авырулары булган, буыннары авырткан, яман шеш диагнозлы кешеләргә А1 – сыер сөтен эчәргә кирәкми. Теләсә кайсы сөттә лактоза, ягъни сөт шикәре дә бар. Шуңа да кәҗә сөтен чи килеш эчмәскә, ә аңардан йогырт ясарга киңәш итәм. Үзем аны мультиваркада даруханәдән алынган “Эвиталия” (коры пробиотиклар) кушып ясыйм. 16 сәгать тотканда, аңарда файдалы лакто- һәм бифидо бактерияләр үрчеп, сөт шикәре таркалып бетә.  

– Иртән ач карынга содалы су эчүгә ничек карыйсыз?
– Мин иртән җылы су эчү ягында. Үт кудыру өчен кайнаррак су эчәргә дә киңәш итәм. Содалы су эчәргә кирәкми, чөнки ул – селтеле продукт һәм ашказаны согын юкка чыгара. Ә соңгысы исә безгә аксымны таркату өчен кирәк, юкса ашказанына авыр булачак.   

Реклама

– Глютенның зыяны турында да сөйләшмәсәк, язмабыз тулы булмас.
– Глютен – бодай, арыш һәм арпа бөртегендә була торган аксым һәм ул ферментлар ярдәмендә генә таркала, суда эреми. Элеккеге әби-бабайлар ашаган бодайдан аермалы буларак, хәзергеләрендә глютен сиксән тапкырга артык. Димәк, аның зыяны да шуның кадәргә күбрәк. Глютен күләме арткан, ә  организмыбыздагы ферментлар шул ук күләмдә калган. Шуңа да ул бик начар таркала. Шуның өстенә таркалмыйча ятып, туклыклы матдәләрнең үзләштерелүенә комачаулый, эчәклекнең күзәнәкләрен ярсыта. Яшерен глютен да була, анысы казылыкта, кибет йогыртларында һәм башкаларда очрый. Камыр ризыкларыннан тыш, кеше организмына глютен алар белән дә керә дигән сүз. Бодай онын исә карабодай, дөге онына алыштырырга киңәш итәм.  

– Коронавирустан соң күп кеше чәче коелудан зарлана. Нинди витаминнар эчәргә киңәш итәсез?
– Коронавирус кына түгел, теләсә кайсы вируслы авырудан соң шулай ул. Кешенең бөтен энергиясе иммун күзәнәкләренә, эчәклек, бавыр, бөер эшчәнлеген торгызу өчен киткәч, ул башкага көчен сарыф итә алмый кала. Бу организмның үзен саклау реакциясе. Чәчсез, тырнаксыз яши алабыз, ә бөерсез, бавырсыз – юк. Шуңа да витамин, минераллар чәчебезгә килеп җитә алмый. Чәч коелса, маскалар, витаминнар алырга чабарга кирәкми. Туклануны үзгәртү мөһим. Организмны тәртипкә салмыйча, витаминнарның файдасы булмый.   

– Сәламәтлекне ныгыту өчен һәрдаим нинди витаминнар эчәргә кирәк? Иң мөһимнәрен санап үтегез әле. 
– Хәзерге ризыкларда витаминнар бик аз, шуңа да, профилактик дозада гына, аларны эчәргә була.   
Беренче чиратта Д витамины. Җәй көне ул кирәкми дигән фикер дә бар. Тик безнең урамда күпме вакыт булуыбызны истә тотарга кирәк.
Омега-3 күзәнәкләрнең сәламәтлеге, күзәнәк мембранасы төзелеш өчен җавап бирә. Өстәлегездә һәр көнне майлы диңгез балыгы булмаса, Омеганы куллану мәҗбүри.  
Е витамины – антиоксидант, тромблар барлыкка килү куркынычын киметә.
С витамины тимерне үзләштерергә булыша, иммунитет өчен кирәк. Тик аның дөрес формаларын сайлый белү мөһим. Югыйсә ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге бозылырга мөмкин.
Магний организмнан тиз чыга. Стресс кичерсәгез, кул астыгызда магний булсын. Ул бик кирәкле микроэлемент. Ансыз энергия барлыкка килми. Эшкә сәләтлелекне арттыру, стрессларга каршы тору, акыл эшчәнлеге өчен ул бик мөһим. Тагын бер функциясе – кальцийның тешләргә, сөяккә күчүен көйли. Балаларда энурез да (сидекне тота алмау) магний җитешмәүдән була. Көзән җыеруның да сәбәбе шунда. Магний турында сәгатьләр буе сөйләргә була. Җыеп әйткәндә, ул барлык биозхимик процессларда катнаша. 
Безнең витаминнар һәм минераллар көн саен сарыф ителә, чөнки  организмыбыз көн саен эшләп тора.
Организмда җыелып, тупланып бармый торган витамин һәм минераллар бар, кызганыч, алар азык-төлектә дә бик аз. 
Авырулар һәм стресслар булганда, алар гадәттәгедән күбрәк сарыф ителә. Әйтик, стресс вакытында магний бөтен 2-3 сәгать эчендә югала!

Фото: https://unsplash.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: