16+

Табиблар газетага язылды

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Республика клиник хастаханәсендә «Подписка бүләк ит» акциясе узды. Хастаханә хезмәткәрләре «Шәһри Казан», «Казанские ведомости», «Сөембикә», «Идел», «Салават күпере» кебек «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә караган басмаларны якыннарына, ветераннарга бүләк итте, үзләре дә язылды.

Табиблар газетага язылды

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Республика клиник хастаханәсендә «Подписка бүләк ит» акциясе узды. Хастаханә хезмәткәрләре «Шәһри Казан», «Казанские ведомости», «Сөембикә», «Идел», «Салават күпере» кебек «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә караган басмаларны якыннарына, ветераннарга бүләк итте, үзләре дә язылды.

Өлкән фельдшер, лаборант Мәдинә Әһлиуллина әлеге акциядә “Шәһри Казан” газетасына икенче ел рәттән языла. “Газетаны бик яратып укыйм. Руслар әйтмешли “от души”. Бу акцияне дә көтеп алдык. Элемтә бүлегенә барырга вакыт җитми, шуңа да редакция хезмәткәрләре үзләре хастаханәгә килеп газетаны тәкъдим иткәч, бик уңайлы”, – ди.

Республика клиник хастаханәсе баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин әйтүенчә, әлеге акция матур традициягә әйләнеп бара. Ул хастаханәдә инде икенче ел уздырыла. “ Бу акция үзенә күрә бәйрәм рухын алды. Ветераннарыбызга, туганнарыбызга матбугат бүләк итә алуыбызга сөенәбез”, – ди Марсель Миңнуллин. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева исә кунакларны генераль директор Андрей Кузьмин исеменнән сәламләде, яңа ел белән котлады. “ Әле күптән түгел генә Дәүләт Советында шундый чара узган иде, бүген хастаханәдә җыелдык. Һәрберебезнең Республика клиник хастаханәсе белән бәйле үз тарихы бар.Сәламәтлек белән бәяле проблемалар арта. Табибларның басма матбугат аша укучыларыбызны кисәтә алулары мөһим. Бергә эшләгәндә нәтиҗәләргә ирешеп була. Кеше гомерен саклап калырга омтылган табибларга зур рәхмәт”,– диде Сөмбел Таишева.  

Журналистларга хастаханә эшчәнлеге белән танышу, табиблар белән аралашу мөмкинлеге дә тудырылды. «Подписка бүләк ит» акциясе Республика клиник хастаханәсендә даими узар дип ышанабыз. «Татмедиа» җәмгыятенең басмалары – табиблар, пациентлар, ветераннар өчен дә кадерле яңа ел күчтәнәче булсын иде.

Зөлфия Хәлиуллина фотолары

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading