16+

“Табибларга ярдәм кирәк булачак. Мин бер көнлек хезмәт хакымны ел азагына кадәр хәйрия фондына күчерәчәкмен”

ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова хәзерге вакытта коронавирус белән көрәшүче табибларга ярдәм итү, аларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, хәйрия акциясе оештырырга тәкъдим итте.

-Табиблар, медицина хезмәткәрләре, лаборантлар, санитарлар тәүлегенә 24 сәгать диярлек, бернинди ах-зарларсыз эшли. Шундый авыр шартларда да алар үз бурычларын үти. Без бүген барыбыз да битлекләрдән утырабыз һәм авыр икәнен тойдык. Ә хезмәттәшләрем ( Светлана Захарова һөнәр буенча табиб—авт. ) шундый шартларда 24 сәгать эшли һәм күбесе хәтта өйләренә дә кайта алмый, иганәчеләр ярдәме белән, кунакханәләрдә куна. Без барыбыз да аларның шундый авыр эш башкаруын аңлыйбыз һәм аларга, аларның гаиләләренә аннан соң тернәкләнү, шифаханәдә дәвалану, психологик ярдәм кирәк булачагын аңлыйбыз. Шуны истә тотып, мин Дәүләт Советындагы, Дәүләт Думасындагы һәм муниципаль органнардагы хезмәттәшләремә мөрәҗәгать итеп, хәйрия акциясе оештырырга тәкъдим итәм. Аны, бөтен дөньяда таралган “Рәхмәт, табиб!” дип атарга булыр иде. Безнең һәрберебез күпме акча күчерүен үзе хәл итәр. Мин исә, үз чиратымда, ел азагына кадәр 1 көнлек хезмәт хакымны фондка күчерергә әзер, - дип чыгыш ясады Светлана Захарова.
 
Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: http://old.gossov.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading