16+

Табигать каршында без көчсез, мескен затлар

Куркыттыммы? Бу фикер белән килешмәүчеләр барлыгына иманым камил.

Табигать каршында без көчсез, мескен затлар

Куркыттыммы? Бу фикер белән килешмәүчеләр барлыгына иманым камил.

Татарстанда бик эссе көннәр хөкем сөрә. Бик күп районнарда май башыннан бирле яңгырның әсәре дә юк. Адәм баласына суларга авыр, үсемлекләр сусызлыктан тилмерә, Казанда әнә хәтта асфальт юлларны да су белән суытып йөриләр (күп кенә авылларда бакчага сибәргә су юк, ә Казанда асфальтны да су белән коендыралар).

Һәм без – адәм балалары – көчсез. Яңгыр яудырырга да, игеннәр үстерергә, мул уңыш алырга да сәләтсез. Уңыш кирәк, аның өчен су кирәк, су сибәр өчен басу-кырларны су сиптергеч җайланмалар белән тәэмин итәргә кирәк дип күпме йөрдек, барып чыкмады әле. Йә суы, йә акчасы юк. Чөнки көчебез юк. Чөнки бар да – Аллаһы Тәгалә кулында.

Ярый, бу атнада кайбер районнарда яңгыр явып узды. Саба, Мамадыш, Актанышта яңгыр гына түгел, бозы да булган. Бозы бер хәл, бу якларда җил-давыл чыгып, янә өй, бина түбәләрен алып аткан, агачларның төбе-тамыры белән йолкып алып, машиналар өстенә китереп салган. Яшен сугып, кайлардадыр өйләр яна башлаган. Һәм без – адәм балалары – көчсез. Табигать афәтләрен туктата да, хәтта кисәтә дә алмыйбыз. Бар да Аллаһы Тәгалә кодрәтендә.

Ә без моны аңламыйбыз. Һаман да адәм баласы үзен иң көчле зат дип саный. “Мин булдырам”, “Без булдырабыз”, “Миңа тиңнәр юк”, “Мин көчле”... Әкият. Әнә, Мамадыштагы афәт нибары биш-алты минут эчендә булган да, шул мизгел эчендә күпме каза килгән. Бер дустым әйткәнчә, Аллаһның көче, кодрәте, һәм, гомумән, табигать каршында без көчсез, мескен затлар. Килешүчеләр дә бардыр, килешмәүчеләр барлыгына да иманым камил.

Аңлаган кеше аңлый. Ялвара, сорый, яңгыр келәүләре, яңгыр намазлары уздыра. Ни хикмәт, шифалы яңгыры да явып китә, адәм баласына суларга да рәхәт була... Яшәргә дә... Без – көчсез, аңлыйк шуны!..
 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading