16+

Тагын бер полицейский үз-үзенә кул салган

Татарстанда полиция хезмәткәре үз-үзенә кул салган дип фаразлана. Тикшерү бара.

Тагын бер полицейский үз-үзенә кул салган

Татарстанда полиция хезмәткәре үз-үзенә кул салган дип фаразлана. Тикшерү бара.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының "Юдино" полиция бүлегендә дознавательнең һәлак булу сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

« 27 декабрьдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дүртенче номерлы полиция бүлегендә полиция хезмәткәре табель коралыннан атып, үзен яралаган», – диделәр безгә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

23 яшьлек полицейскийның үле гәүдәсе эш урынында табылган. Янәшәсендә үлем алды язуы да булган. Аның эчтәлеге әйтелми.  Полицейский һәлак булу турында комиссия төзелгән. Хезмәт тикшерүе үткәрелә.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading