16+

"ТАИФ" урынына - "Татнефть": "Рубин"да зур үзгәрешләр көтелә?

Моңа кадәр "Рубин"ның төп иганәчесе булган "ТАИФ" оешмасы футбол командасы белән идарә итүдән читләшергә мөмкин. Әлеге карарның Татарстан җитәкчелеге дәрәҗәсендә кабул ителгән булу мөмкинлеге бар.

"Татнефть" оешмасы "Рубин" футбол клубын да үз канаты астына алырга мөмкин. Бу хакта үз чыганакларына таянып, "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык хәбәр иткәнчә, моңа кадәр "Рубин"ның төп иганәчесе булган "ТАИФ" оешмасы футбол командасы белән идарә итүдән читләшергә мөмкин. Әлеге карарның Татарстан җитәкчелеге дәрәҗәсендә кабул ителгән булу мөмкинлеге бар. "Рубин" формаль рәвештә шәхси клуб булып саналса да, аның эшчәнлеге бөтен республика имиджына кагыла", диелә агентлык хәбәрендә.

"Шәһри Казан" Роман Шаронов җитәкләгән штабка алмашка Россиянең танылган тренеры Леонид Слуцкий килү ихтималы турында язган иде. Әлеге хәбәр чыккач та, кайберәүләр аның кадәр акча кайдан табасы дип шик белдерде. Теләгән очракта акча да, башкасы да табылырга мөмкин булуын онытабыз шул.

Фото: rubin-kazan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading