Шәһри Казан

Таксидагы маҗаралар: тәһәрәт белән йөр!

Машинам бер атнадан артык автосервиста булу сәбәпле, бу көннәрдә таксида йөрергә туры килде. Таксистларның да ниндие генә булмый икән! Гаҗәп кешеләр икән бит алар! Тагын да озаграк йөргән булсам, китап язарлык мәгълүмат тупланыр иде. Ә шулай да кайбер кызыкларны язарга булдым.

Беренче көн.

Кич белән эштән өйгә кайту өчен интернеттагы кушымта аша такси чакырттым. Картада машинаның эш янында булуы күренгәч, урамга таба атладым. Көтәм, көтәм. Бу юк. Шалтыратам, алмый. Ичмасам урамда суык, туңдыра башлады. Берничә тапкыр шалтыраткач, җавап бирде. “Хәзер бер клиентны илтеп куям да, аннан бер җиргә сугылам да, сезне алам”, - ди. Әллә теге кушымтасы “ычкынды”, әллә мин нидер аңламадым. Монысына “отказ” биреп, икенчесен чакырттым. Кыскасы, бу егет сәер һәм оятсыз булып чыкты.

Икенче көн.

Ул көнне ирем белән икебезгә бер такси чакырттык. Янәсе, икебезгә дә бер якка барасы, ул юлда төшеп калачак. Кереп утыруга, таксист: “Әгәр битлек кимәгәнегез өчен ЮХИДИ туктатса, штраф язганын көтеп утырмыйм, калдырып китәм”, - диде. Тиз генә битлекләрне киеп куйдык. “Туктатканнары бар идеме?” - дип сорыйм. “Бик еш туктаталар. Беркөнне битлексез барган ике егеткә 500әр сум штраф салдылар. Беркетмә төзү озакка сузылгач, көтмәдем, калдырып киттем”, - ди таксист абый. 

Иремнең эше янына килеп җиткәч, “шушында туктагыз әле” дип, ирем төшеп калды. “Мин нәрсә, анда-монда туктап йөрергә трамваймы әллә? Башка берәү булса, өстәп 100 сум акча алыр иде”, - иде диде. Аннан соң ул елмаеп, бу сүзләрнең шаярып әйтүен белдерде. Бу абый юмор хисле булды.

Өченче көн.

Реклама

Ап-ак чит ил машинасында мөлаем татар кызы килде. Татар икәнен каян белдемме? Машинасында татар җырлары яңгырады. Бу кыз белән аралашмадык. Әмма ул юл буе кем беләндер телефоннан сөйләште. Акча юклыгын, шуңа күрә таксист булып эшләргә мәҗбүр булуын аңлатты. Тагын ниндидер проблемаларын сөйләде. Карап торышка акчасызга охшамаган үзе. Тик беркемнең дә казаны буш түгел шул. Мин машинадан төшкәндә дә итагатьле итеп саубуллашты ул. Бик тәртипле татар кызы булып чыкты.

Дүртенче көн. 

Бу юлы да татар кешесе очрады. Кереп утыруга, “чибәр кыз” дип комплимент ясарга өлгерде. Әллә “ЛАДА”сының артык иске булуыннан оялдымы, машиналар турында сөйләшә башлады. “Ничек уйлыйсыз, нинди машина алырга икән: “Хендай” яки “Киа”?” - ди бу. “Мин үзем “Киа”да йөргәч, сезгә дә шуны киңәш итәм”, - дидем. Кыскасы, бу абзый юл буе “Хендай” белән “Киа”ны чагыштырып, уңай һәм тискәре якларын барлады. Ахырдан телефон номерымны да сораган иде, әлбәттә, бирмәдем. Бигрәк бәйләнчек булды бу.

Бишенче көн.

Гадәттә, таксига кереп утырам да, телефонымны карый башлыйм. Бу юлы таксист егет: “Хәрәкәт иткәндә, телефонда утыру күзгә зыянлы”, - дип кисәтү ясады. Бу да татар егете, чөнки русча начар сөйләшә. Кыяфәте буенча авыл егетенә охшаган. Телефонымны кесәгә тыгып куйдым. Ә ул шуны гына көткәндәй, теленә нәрсә килә, шуны сөйли башлады. Мин дәшмим, тыңлап барам. Университет яныннан узганда, “мин монда укыдым, белемем буенча математика укытучысы мин, ләкин укытучы булып эшләмәдем, чөнки анда хезмәт хакы аз”, - ди егет. 

Тагын бераздан, бу дини темага кереп китте. Сүзләрен русча аңлата алмый башлагач, “сез татарча беләсезме?” дип сорады. Мин “беләм” дигәч, татарчага күчте. Үземне җомга вәгазендә кебек хис иттем. Бик күп мәгълүмат сөйләргә өлгерде егет, хәтта күз тимәсен өчен тәһәрәт белән йөрергә кирәклеген дә әйтте. Бу үзенә күрә яхшы ният белән сөйләгәндер дә, ләкин клиентлары аңламаска да мөмкин. Бу таксист бик белемле булып чыкты.

Кыскасы, белем эстисең килсә, ешрак таксида йөр. Икенче яктан, таксистлар көне буе рульдә йөреп, аралашуга сусыйлардыр. Ләкин минем дә эштән соң, сөйләшергә теләмәгән чаклар булганын алар белми шул.


Эльвира ШАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 31 октябрь 2020 - 13:20
    Без имени
    Ә мин рәхәтләнеп аралашам! Кешегә ачык йөз күрсәтсәң, үзеңә кирәкле мәгълүматны да табып була. Таксистларга исән-сау йөрергә телим.