16+

Талкыш кәләвәне ирләр дә ярата

Кызу җәйдә татлы ризыкны төнлә торып ясарга туры килә, ди

Талкыш кәләвәне ирләр дә ярата

Кызу җәйдә татлы ризыкны төнлә торып ясарга туры килә, ди

Авызда эреп торган талкыш кәләвәдән авыз итмәгән кеше юктыр. Тәме барыбызга да таныш, ә менә аны әзерләүнең ничек катлаулы булуын үземнең дә күргәнем бар.
Аны әзерләгәндә тизлек тә, көч тә кирәк. Баллы камырны нәзек җепселләр барлыкка килгәнче тарткалап караганым да булды, беләкләр шактый арыды.
Бүген бала ялында булган Рузилә Шакирова белән Зилә Шәрипова да талкыш кәләвә ясау белән мәшгуль. Алар икесе дә укытучы, бала ялына киткәнче, татар гимназиясендә эшләгәннәр. Рузилә – Аксубай, ә Зилә – Буа кызы. Хезмәттәшләр булу гына түгел, якын дуслар да. Шуңа өстәп, икәү бергә талкыш кәләвә ясарга да алынганнар. Кызларны белгән таныш-белешләре дә: “Икегез дә тиз эшлисез, шуңа икәү эшләү сезгә җайлы да”, – дип әйтәләр икән.
Баллы ризыкны берсенең дә пешереп караганы булмаган. Шулай да Зиләдә аны ясарга өйрәнү теләге күптән булган.

– Бәлеш, чәкчәк, өчпочмак, торт пешерүчеләр бик күп, көндәшлек азрак булсын дип, талкыш кәләвә ясарга ниятләдек, – ди Рузилә.
Иң башлап талкыш кәләвә пешерергә өйрәтүче кешене эзләгәннәр. Андыйлар да күп түгел ди. Шулай да бер пешекчене табып, дәрес алып кайтканнар. Икенче көнне үк, тәвәккәлләп, ясап та караганнар. Теләк тә, ният тә, кызыксыну да булгач, алар талкыш кәләвә ясарга тиз өйрәнгән.
– Беренче ике атнада һәркөнне ясадык, Аллага шөкер, теләгебезгә ирештек, – ди Зилә.
– Талкыш ясау җиңел түгел. Килеп чыкмаган вакытлары да була. Әмма шул ук вакытта бик мавыктыргыч процесс. Аны ясаганда һәр минут, кайвакыт секундлар да исәптә. Әлбә ясаганда да, карамель кайнатканда да уяу булырга кирәк. Вакыты җитмәсә яки озаграк торса, килеп чыкмаска мөмкин, – дип сүзгә кушыла Рузилә.

Коронавирус пандемиясе вакытында заказлары азайган. Осталыкны югалтмас өчен, үзләре өчен булса да пешереп торганнар.
Эссе җәйге көннәрдә талкышны ясарга да, сакларга да авыр. Сораучылар булганда, кызлар каршы килми, әмма аның өчен көн сүрелгәнен көтәргә, төнге сәгать икеләрдә торып ясарга туры килә икән.

Никах һәм туйлар уздырыла башлагач, талкышка заказлары арткан. Аңардан кала пәхләвә дә пешерәләр икән.
– Баллы ризыкны күбрәк хатын-кызлар ярата, диләр. Әмма безнең безнең бер даими ир-ат клиент бар. Әлеге ир-ат атна саен диярлек егермешәр талкыш килеп ала. “Өйгә кайтып җиткәнче, бер коробкасы бетә, шуңа икене алам”, – ди. Ризыгыбызны яратып алгач, безнең күңел тагын да үсә, – ди кызлар.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading