Шәһри Казан

Тамада

Казанга күченергә дип килгән чаклар. Гаилә әлегә Уфада, үзем монда фатир «снимәйт итеп» торам. Бәясе кыйммәт. Бер редакциягә урнаштым, аның да акчасы юк. Монысына редакция гаепле түгел инде, эшләсәң – түлиләр. Ләкин әле мондагы вазгыятьне генә түгел, кайсы урамның кайда икәнен дә белмәгән килеш, бик журналистланып булмый. Шулай итеп, кесәдәге җилнең сыбызгысына биеп йөрим. Акча юк.

Реклама

Нәкъ шул мәлләрдә Илфак Шиһапов, минем хәлемә керергә теләп:
– Туй алып бара беләсең­ме? – димәсенме. Миңа шул гына кирәк инде:
– Беләм, – мәйтәм, – әйдә, киттек!
Бергә китсәк, яхшы буласы иде – өйрәнгән кеше. Тик ул ниндидер бер төркемгә ияртеп җибәрде. Мин берсен дә белмим. Өстәвенә туй да алып бара белмим. Дус-иш, туган-тумача туеннан башканы күргән дә юк. Концертлар алып барам инде анысы. Ләкин болар икесе ике нәрсә.
Барып төштек хәзер Ниж­гар татарлары янына. Аппаратларны көйләп куйдык. Мин, ничек алып барырмын инде, дип кайгырып йөрим. Агарынып беттем. Анысыннан-монысыннан сораштырган булам: «Сез тамада булып йөргән кешеләр бит инде, ничек итәләр, нинди уеннар уйнаталар, кайсылары шәп үтә...» Җавап биргәне җавап бирә, бирмәгәне көлеп кенә куя, мине юри сөйләнгән була, дип уйлый. Шуннан бер мәлне җитәкче булып килгән Рөстәм исемле оператор егет сөйли башлады:
– Мендельсон маршыннан соң син башлыйсың...
Мин Башкортстаннан килгән кеше бит инде, беркатлы:
– Мендельсон маршы нәрсә әле ул? – дип сораганымны сизми дә калдым. Ишеткән бар инде ишетүен. Бар кебек... Ә теге шундук кызып китте:
– Мендельсон маршының да ни икәнен белмәгәч, нәрсә эшләп йөрисең монда?
Һәм шундук Илфакка шалтыратырга тотынды:
– Кемне җибәрдең син?! Ул бит бер нәрсә дә белми.
Илфак нәрсәдер дип тынычландырды бугай. Йөзе беркадәр үзгәрде. Мин дә урыныма утырдым:
– Син аңлат, – дидем, тыныч булырга тырышып.– Ниндирәк тәртиптә уза?
Ул да сабыр булырга тырышып аңлатып бирде. Баянчы егет Айдар үзе белгән уеннарны искә төшерде. «Онытсам, сиңа киләм, зинһар, ярдәм итәрсең» – дип, мин уеннар өчен кирәкле әйберләр җыярга кибеткә чаптым. Кибет бикле булып чыкты. Хәзер кул астында нәрсә бар, шуның белән уен уйнатырга кирәк иде.
Ипләп кенә хуҗалар янына килдем:
– Сезнең якларда мин беренче тапкыр, – дигән булам, бик эшлекле кыяфәт белән. – Төрле якта төрлечә уздыралар бит инде. Сездә туй тәртибе ниндирәк? Кайсы урыннарда ничегрәк итәләр? Киңәшләшебрәк эшләрбез инде.
Бу сүз аларга хәтта ошады да бугай. Киңәшләшкәнне кем яратмый инде. Шуннан, туй башлап җибәрер өчен, тиз генә бер шигырь әтмәлләп ыргыттым. Ничава килеп чыкты. Көлкеле. Тагын сәхнәләрдә әйбәт үтә торган берничә репризаны искә төшердем.
Туй башланып китте. Мик­рофон кулда чәбәләнә инде, чабак балыгы сыман. Моңа игътибар итмәскә тырышып, мин дә эшкә керештем...
Бу якларның халкы да нәкъ бездәге кебек темпераментный икән. Беренче шигырьдән үк рәхәтләнеп көлеп, кул чаптылар. Кемгәдер сүз биргән арада Рөстәм дә, елмаеп:
– Гафу ит, мин бит синең алдашканыңны белмәдем, – дип, кулны кысып китте.
Миңа кыюлык керде инде. Халык үзе дә гөр килеп кенә тора: җырларга дисәң – җыр­лый, биергә дисәң – бии. Ут кебек халык инде, гөлт итеп кенә тора. Шуңа туй Аллага шөкер узды. Туйдан соң берничә кеше телефонны сорап алды хәтта.
Берничә елдан соң, язу­чылар белән шушы якларга очрашуга килдек. Мин инде билгеле генә язучы. Китапларны кибеттә торгызмыйлар. Шуңа күрә алып баручы, сүз биргәндә:
– Бу егетнең кем икәнен барыгыз да беләсездер инде? – дип ычкындырды. Һәм шундук диярлек бер почмактан ихлас тавыш ишетелде:
– Да, да! Беләбез. Тамада!..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: