16+

Тамашалар дәвам итә: коронавирус сәхнәгә “менә алмый”

Коронавирус сәнгатькә әле үтеп керә алмады. Кичә, мисал өчен, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрындагы “Караурман” спектаклен карарга зал тутырып тамашачы килгән иде.

Тамашалар дәвам итә: коронавирус сәхнәгә “менә алмый”

Коронавирус сәнгатькә әле үтеп керә алмады. Кичә, мисал өчен, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрындагы “Караурман” спектаклен карарга зал тутырып тамашачы килгән иде.

Бүгенгә дә билетлар юк. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, спектакльләрне күрсәтмәү турында фәрман булмаган. Бар да план буенча барачак, диделәр Тинчурин театрында.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында да шул ук хәл. Онлайн кассадан караганда, алдагы көннәргә инде күп спектакльләргә билетлар да юк. Якшәмбе көнне театрның элеккеге директоры Шамил Зиннуровны искә алу кичәсе үткәрергә дә җыеналар һәм тамашачыларны шул кичәгә көтеп калалар.

Хәтта күпчелек балалар өчен спектакльләр тәкъдим итә торган “Әкият” курчак театрында да тамашалар дәвам итә. “Бүген генә дә ике сеанс спектакль булды”, - дип хәбәр иттеләр театрның матбугат хезмәтендә.

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры да тулы көченә эшли.

Концертларга килгәндә, Казанда иң күп концертлар куела торган сәхнәләрнең берсе “Уникс”та, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында да тамашалар дәвам итә.

“Тамашаларны спорт ярышлары өчен генә тыйдылар бит. Безнең концертларга бу кагылмый”, - диделәр миңа “Пирамида” кассасында.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткәрелә торган тамашаларга билетлар алучылар да тыныч була ала. Анда да әлегә үзгәрешләр хакында хәбәр ителми.

“Татнефть-Арена” Боз сараендагы спорт ярышларына тамашачыларны кертмәү турында сүз булды. Әмма 31 мартта Алинә Заһитова катнашындагы шоу, мисал өчен, булачак, дип вәгъдә бирделәр.

Гомумән алганда, мин мөрәҗәгать иткән бер генә мәдәни учреждение дә тамашаларны уздырмыйбыз, дип җавап бирмәде. Шуңа да рухи яктан баерга теләгегез бар икән, рәхим итегез! Сәхнәгә коронавирус янамый! 

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: "Татар-информ" МА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ник алайса районнарда барлык концертларны хэм башка мэдэни чараларны озделэр?

    Мөһим

    loading