16+

Тамчыларны күзгә ничек тамызырга? 

Табиб күз авыртуыннан дарулар язып бирде. Аларны ничек тамызыр­га кирәклеген сорарга онытканмын. Моның ниндидер катгый таләпләре бармы?  Сания Әкрәмова, Кама Тамагы. 

Тамчыларны күзгә ничек тамызырга? 

Табиб күз авыртуыннан дарулар язып бирде. Аларны ничек тамызыр­га кирәклеген сорарга онытканмын. Моның ниндидер катгый таләпләре бармы?  Сания Әкрәмова, Кама Тамагы. 

Республика клиник офтальмология хастаханәсе каршындагы консультатив сырхауханәдә күз табибы Асилә Сәмигуллина әйтүенчә, еш кына, күзгә тамчыларны дөрес тамызмау аркасында аллергия, башка авырулар килеп чыгарга мөмкин. Кайбер кешеләр тиешеннән күбрәк тамчы сала, кемдер еш тамыза. Шуңа да, күзне дәвалаганда, кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.
Кулны яхшылап юарга. Авыруны утыртырга йә яткырырга. Утырган килеш тамчы тамызганда, кеше башын аз гына артка җибәрсен, өскә карасын. Бер кул белән күз кабагының аскы өлешен тартып, тамчы тамызасың. Яткан килеш дару салганда, күз кабагын ике бармак белән ачтырсаң яхшырак.Тамчы тамызгач, күзгә мамык, кулъяулык куймасаң да була. Иң яхшысы: дару буын куышлыгына агып китмәсен өчен, күз төбен 10 секунд тирәсе бармак белән басып торырга кирәк. Дару салганда, флаконның очын күзгә тидерергә ярамый. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading