Шәһри Казан

Таможня «капкасы» кемнәр өчен бикле?

Ерак сәфәргә җыенганда, чит илдән почта аша товар кайтартканда яки сәүдә хезмәттәшлеге оештырганда таможня кагыйдәләрен гаять тә җентекләп өйрәнү зарур.

– Тыелган товар алып чыгарга яки чит илдән алып керергә исәпләсәң, таможняда шактый авыр хәлдә калуың ихтимал. Штраф кына түгел, иректән мәхрүм калу да яный, – дип кисәтте Татарстан таможнясы җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Перфилов 19 декабрьдә “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конферециясендә.

Самара таможнясының Самара Тимер юл яны почтамты таможня посты Татарстан таможнясы буйсынуына күчерелгән. Хәзер ул Казан почта таможня посты исеменә үзгәртелгән.

“Казан” халыкара аэропортында пассажир агымы көчәйгән. Узган елның унбер аенда чит илгә 426 мең 143 кеше барган булса, быел әлеге күрсәткеч – 869 мең 411. Ригага һәм Ашхабадка яңа авиарейслар ачылган. Төркиягә очышлар кабат торгызылган. Греция, Болгария, Вьетнам, Таиланд, Тунис, Кипр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Әзәрбайҗан халыкара юнәлешләренә ихтыяҗ арткан.

– Очышлар белән беррәттән кагыйдә бозучылар саны да күбәйде. Быелның унбер аенда инде 1032 кеше административ җаваплыкка тартылды. Чит илләрдән салкын корал, крокодил яки башка тыелган җәнлек карачкылары, экстремистик эчтәлектәге китаплар алып кайтырга ярамый. Андый товарларга таможня капкасы ябык, – диде Татарстан таможнясының “Казан” аэропорты таможня посты җитәкчесе Мирзанур Гәрәев.

Реклама

Россия Федерациясе, Беларусь Республикасы һәм Казахстан Республикасы икътисади берлеге тарафыннан кабул ителгән уртак таможня кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри. Икътисади берлек чикләрен узганда пассажир түбәндәге мисаллар очрагында таможня декларациясе тутырырга тиеш. Мәсәлән, алып керергә җыенган товарның бәясе 10 мең евродан, ә гомүм авырлыгы 50 килограммнан артса. Алып керергә яки алып чыгарга җыенган акча АКШның 10 мең доллары чигеннән узса.

- Кытайдан яки башка илдән шифр ясау үзлегенә ия электрон товарлар алып кайту, шулай ук почта аша соратып алу закон бозу санала. Андый “шпион” товарларга ябышканчы яхшылап уйлагыз, – диде Дмитрий Перфилов. –Евразия икътисади берлеге хокук актлары турында, шулай ук чит ил белән сәүдә эшчәнлеге башкарырга җыенган очракларда Казан шәһәренең Короленко урамындагы 56нчы йортта урнашкан Татарстан таможнясында бушлай консультация алырга була. Сорауны Tatodo@ptu.customs.ru электрон адресына да җибәрергә мөмкин. Консультация буенча белешү өчен тәүлек дәвамында 8 (843) 291-92-00 “автоинформатор” телефоны эшли.

Татарстан таможнясының тәүлек дәвамында гамәлдәге “Ышаныч” телефоны: 8 (843) 291-92-93.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: