16+

Танылган җитәкче һәм көрәш тренеры Ринат Гатин вафат

Татарстанның көрәш федерациясе бүген иртән кайгылы хәбәр җиткерде. Танылган остаз, Татарстанның аткзанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган тренеры Ринат Гатин вафат булган.

Танылган җитәкче һәм көрәш тренеры Ринат Гатин вафат

Татарстанның көрәш федерациясе бүген иртән кайгылы хәбәр җиткерде. Танылган остаз, Татарстанның аткзанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган тренеры Ринат Гатин вафат булган.

Ринат Гомәр улы Гатин 1941 елның февралендә Кама Тамагы районы Кече Бортас авылында дөньяга килгән. Гомере буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя. Тормыш иптәше Мәрьям белән зур уңышларга ирешкән дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Гүзәл сүзләренә караганда, Кама Тамагы, Тәтеш төбәкләрендәге авылларда Ринат Гатинны белмәгән кеше юк икән. Беренчедән, ул төрле авылларда колхоз җитәкчесе булып эшли. Икенчедән, шушы яклардагы авылларда шактый гына мәйдан тоткан көрәшче дә булган.

Ринат Гатин - татар көрәшенә республиканың атказанган спорт остасы Әүхәт Мөхәммәдиевны таныткан шәхес тә. Япь-яшь егетне нәкъ менә Ринат абый күреп ала, укырга керергә, көрәшергә, танылырга ярдәм итә.

Мәрхүмне бүген туган авылында җирлиләр. Урыны җәннәттә булсын, якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз, диелә Татарстанның көрәш федерациясе Президиумы җиткергән кайгынамәдә.

Рәсемдә Ринат Гатин (уртада) гаиләсе белән Казанда

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иман белэн киткэн булсын. Аллах урыннарын жэннэт турлэрендэ билгелэсэ иде. Амин.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Урыны жэннэттэ булсын,минем очен боек кеше иде.Район очен Хэм кешелэр очен зур хезмэт куйган шэхес иде.Мохэммэдиев Эухэт

      Мөһим

      loading