16+

Танылган көрәшче Миңнерахман Ваккасовка 50 яшь тулды

Танылган көрәшче турында шәкертләреннән дә яхшырак фикер белдерүче булмас.

Танылган көрәшче Миңнерахман Ваккасовка 50 яшь тулды

Танылган көрәшче турында шәкертләреннән дә яхшырак фикер белдерүче булмас.

Көрәш сөючеләр арасында аны белмәгән кеше юк: иң җиңел авырлык үлчәвендә үз чорының батыры, Татарстанның атказанган спорт остасы, көрәш хөкемдары Миңнерахман Фәләхетдин улы Ваккасов бүген 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Кукмарада спортчылар әзерләү үзәгенең тәҗрибәле мөгаллимедә бит әле ул. Бик күп чемпионнар әзерләгән остаз. Шуңа да танылган көрәшче турында шәкертләреннән дә яхшырак фикер белдерүче булмас.

– Аңа мин бик рәхмәтле. Яшьләр арасында ирешкән уңышларымда аның өлеше бик зур, – дип искә ала көрәшеп йөргән үсмер елларын Миңнерахман абыйның шәкертләренең берсе булган Марат Ваккасов “Сабантуйдан – олы мәйданга” китабында. –  Атнасына биш көн, өчәр сәгать шөгыльләнә идек. Язын, кар эри башлагач, күнегүләрдән соң 5-6 чакрым йөгереп кайта идек. Әле дә истә: 1999 елгы ярышка әзерәнгәндә без йөгерә торган юлдагы бик текә һәм биек тау башына кадәр менәргә хәл җитмәгәч ул мине җилкәсенә утыртып, үзе йөгереп менгән иде. Шул вакытларда аның кебек көчле, җитез буласы килү теләге тугандыр. Берничә елдан соң без ул тауны ярышып менә башладык.

...Миңнерахман Ваккасов әле дә спортта шаккатыра. Көрәшкәнен күргән булмаса да, Сабан туйларында колгага менү буенча аңа Кукмарада гына түгел, Теләче, Саба якларында да тиңнәр юк, диләр. Ә келәмдә ул – иң гадел хөкемдарларның берсе. Хәер, тормышта да шул гаделлеге, тыйнак һәм кешелекле булуы белән күпләргә үрнәк ул.

Юбилее уңаенннан Миңнерахман Ваккасовны ихластан котлыйбыз һәм үрләргә армый-талмый күтәрелүен телибез.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading