16+

Танылу тапмаган 10 бөек китап Марат Кәбиров күзлегеннән

Бүген: «Татарда юньле язучы бармыни», «Укырлык китап бармыни», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кайчагында: «Хәзер китап укучы юк», – дип тә җибәрәләр. Моны үзе укымаган кеше әйтәдер инде. Язучылар һәм китаплар турында бәхәсләшмим. Ә укучылар турында шуны гына әйтә алам. Китап укучылар бар һәм күп. Монысын мин төгәл беләм. Әле сүзем үзебез хакында түгел. Бүген без дөнья әдәбиятының классик үрнәге яки дөньякүләм бестселлер дип бәяләгән әсәрләрне басылып кына чыккан чагында җәмәгатьчелек ничек кабул иткән? Дөресрәге, ничек кабул итмәгән... Шул хакта сөйләшербез. Күрәсең, кайбер китапларның дәрәҗәсен аңлау өчен вакыт узу кирәк...

Танылу тапмаган 10 бөек китап Марат Кәбиров күзлегеннән

Бүген: «Татарда юньле язучы бармыни», «Укырлык китап бармыни», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кайчагында: «Хәзер китап укучы юк», – дип тә җибәрәләр. Моны үзе укымаган кеше әйтәдер инде. Язучылар һәм китаплар турында бәхәсләшмим. Ә укучылар турында шуны гына әйтә алам. Китап укучылар бар һәм күп. Монысын мин төгәл беләм. Әле сүзем үзебез хакында түгел. Бүген без дөнья әдәбиятының классик үрнәге яки дөньякүләм бестселлер дип бәяләгән әсәрләрне басылып кына чыккан чагында җәмәгатьчелек ничек кабул иткән? Дөресрәге, ничек кабул итмәгән... Шул хакта сөйләшербез. Күрәсең, кайбер китапларның дәрәҗәсен аңлау өчен вакыт узу кирәк...

1. Герман Мелвилл, «Моби Дик, яки Ак кит»

Бу – Герман Мелвиллның иң танылган китабы. Әдәбият тәнкыйтьчеләре дә, башкалар да мактый һәм ул классиклар исәбендә санала. Ләкин автор үзе исән чакта бу әсәрне бар дип тә белмәгәннәр. Сатуга чыгарылган 3715 данә китап кибет киштәләрендә тузан җыеп яткан. Ә укучылар аның бүтән китапларына кызыкканнар – «Ому: Көньяк диңгезләрдәге маҗаралар турында повесть» мәсәлән, 13300 данә таралган. 

«Ак кит» әсәре турында начар рецензияләр дә хәтсез басылган. «Charleston Southern Quarterly Review» гәзите аны «кирәгеннән артык озын», «урынсыз», укучы зәвыгына туры килми торган» әсәр дип бәяләгән. 
Бары тик ХХ гасырның икенче яртысында гына кешеләр бу әсәргә кабат әйләнеп кайткан һәм, аның шедевр икәнен аңлап, Америка романтизмының иң югары ноктасында торучы әсәр дип бәяләгәннәр. 

2. Уильям Фолкнер, «Тавыш һәм нәфрәт»

ХХ гасырның бө-ек язучысы Уильям Фолкнер дигәнрәк сүзләрне бүген еш ишетергә була. Әмма аның бу китабы басылып чыккач, әдәбият белгечләре дә, гади укучылар да бик өнәп бетермәгән. Фолкнер кулланган яңа әдәби алымнар китап сөючеләрне сокландырмаган, сәер булып тоелган. Гәзитләр әлеге әсәрне ясалмалылыкта гаепләгән, «махсус эшләнгән караңгылык гайрәтне чигерә» дип язганнар. Тик язучының гына бу сүзләргә бик исе китмәгән. Фолкнер үз әсәрен шедеврга исәпләгән. Әдәби агенты Бен Уоссон сүзләренә караганда, ул моны үзе иҗат иткән иң бөек әсәр дип бәяләгән.

Ләкин 1931 елда «Святилище» романы басылып чыккач, барысы да үзгәргән. Бераз акча эшләп булмасмы, дип кенә язылган бу роман искитәрлек уңыш казанган һәм язучыны яратып өлгергән укучылар аның теге әсәренә дә игътибар иткән. Бу юлы инде «Тавыш һәм нәфрәт» романын бөтенләй башка күзлектән карап бәяләгәннәр.

3. Джек Керуак, «Юлда»

Керуакның «Шәһәрчек һәм шәһәр» дип аталган беренче романын алты нәшрият кире каккан. Тик ул язуын дәвам иткән һәм бер әсәрен дә бастыра алмыйча, билгесез килеш яши биргән. Үзенең әдәби агентына, бик еш кына: «Соң, ник алар минем әйбәт икәнне аңлый алмыйлар?» – дип аптырый торган булган. «Юлда» романын да җитди кабул итүче табылмаган, аны пүчтәк нәрсәгә чутлап йөрткәннәр. Хәзер бу әсәр һәртөрле әдәби рейтингларның башында тора һәм һәр буын укучылары анда үзе өчен нидер таба, ярата.

4. Джозеф Хеллер, «Хәйлә-22»

1961 елда «New York Times Book Review» гәзите бу китапка рецензия бастырып чыгара. Анда әсәргә хислелек җитмәве турында ассызыклап әйтелә. Портретлар галереясы, анекдотлар җыентыгы, күренешләр парады – болар, әлбәттә, начар түгел, ләкин тапалган. Әсәрнең авторы үзенең бөтен күргән-белгән-ишеткән нәрсәләрен бер романга туплаган. Шуңа күрә әсәрнең башы да, аягы да юк. Аның нәрсә турында икәнен дә төгәл генә әйтеп булмый. Шундыйрак фикерләр әйтелгән була ул мәкаләдә. Соңыннан авторны зәвыксызлыкта һәм яза белмәүдә дә гаеплиләр. Бүген бу роман «ВВС версиясе буенча 200 иң яхшы китап» исемлегендә 11нче урында тора, аны укыйлар да, яраталар да.

5. Фрэнсис Скотт Фицджеральд, «Бөек Гэтсби»

Фицджеральдның иң танылган китабы да кайчандыр үзенең талантсыз язылуы белән халыкны аптыраткан һәм зәвыксызлыкта гаепләнгән. Бер тәнкыйтьче аны «Saturday Review» гәзитендә: «Бу әсәр өчен авторны типкәләсәң дә хәләл», – дип язган. Китап бик акрын сатылган, ә Бөек депрессия һәм Икенче бөтендөнья сугышы елларында бөтенләй нәшер ителмәгән. Хәзер ул дөнья әдәбияты классикасы булып исәпләнә.

6. Дэвид Лоуренс, «Леди Чаттерлейның сөяркәсе»

Нәширләрнең берсе авторга болай дип яза: «Бу китапны бастырмавыгыз үзегезгә файда гына булачак». Мәхәббәт өчпочмагы турындагы әсәрдә эротик күренешләр дә бик күп һәм ул үз заманы өчен коточкыч күренеш була. Шулай да китап 1928 елда басылып чыга һәм шундук Бөекбритания хөкүмәте тарафыннан тыюга дучар ителә. Бары тик 1960 елда гына, бик шау-шулы суд аша, бу әсәрне аклыйлар һәм ул бестселлерга әйләнә.

7. Франц Кафка, «Әверелеш»

Кафка үзе исән чакта данның нәрсә икәнен дә белмәгән. Дусты Макс Бродка, үзе үлгәннән соң, кулъязмаларын ягарга кушып калдырган. Әгәр аның васыятен җиренә җиткереп үтәгән булсалар, дөнья күрмәгән бик күп китапларын, шул исәптән әлеге әсәрне дә яндырырга туры килер иде. «Метаморфозалар» 1915 елда басыла һәм шуннан соң тугыз ел буена, Кафка үлгәнче, бер китабы да дөнья күрми. 

8. Стиг Ларссон, «Миллениум»
Стиг Ларссон, үзе исән чагында, Швециядә ачыктан-ачык язучы куркусыз журналист буларак билгеле була, әлбәттә. Тик аны беркем дә язучыга исәпләми һәм романнарына һәрвакыт салкын карыйлар, бер нәшрият та бастырып чыгармый. Бары тик 2004 елдан соң гына, үзе дөнья куйгач, беренче китабы басылып чыга һәм бөтен дөньяга таралып, дан яулый. «Миллениум» трилогиясе («Аждаһа татуировкалы кыз» – «Девушка с татуировкой дракона», «Ут белән уйнаган кыз» – «Девушка, которая играла с огнём», «Һава сарайларын шартлаткан кыз» – «Девушка, которая взрывала воздушные замки») – бүген иң популяр әсәрләр исемлегендә.

9. Эдгар Аллан По
Әдәбият дөньясына яңа стиль, яңа темалар алып килгән бу бөек шәхес язучылык белән хәтта үзенә ипи-тозлык та акча эшли алмаган. Шигырьләрен, кыска хикәяләрен беркадәр белгәннәр, гәзитләрдә бастырып та чыгаргалаганнар, әмма аны җитди язучыга исәпләүче табылмаган. Хатынының үлеменнән соң эчүгә бирелеп киткән, чиргә сабышкан. Һәм, үзенең сәләтсез бер графоман икәненә тулы ышаныч белән, дөнья куйган. Ә үлеменең сәбәбен төгәл белүче юк. Бүгенге иң популяр язучыларның барысы да диярлек аны үзенең остазы дип исәпли. Стивен Кинг, Рэй Брэдбери, мәсәлән. Һәм шушы шәхеснең дөнья әдәбиятын үзгәртеп, аны бөтенләй бүтән баскычка күтәрүенә беркем дә шикләнми.

10. Михаил Булгаков, «Мастер һәм Маргарита»

Язучы бу әсәрен үзенең иң мөһим китабы дип исәпләгән. Ул аны 12 ел дәвамында (1928-1940 елларда) язган. Әмма язылып беткәннән соң да романга тиз генә басылып чыгу бәхете тәтемәгән. Язучының үлеменнән соң 26 ел узгач кына, 1966 елда, ул беренче тапкыр нәшер ителгән. Әгәр хатыны Булгаковның бөтен кулъязмаларын җыеп, билгеле әдәбиятчы А.З. Вулиска бирмәгән булса, бәлки без бу китапның барлыгын бүген дә белмәс идек. Вулис әсәрне укып чыккач, андагы тирәнлеккә шакката һәм аны «Москва» журналында чыгаруга ирешә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading