16+

Таныш булыгыз: Татарстанның Илон Маскы

Билл Гейтс, Марк Цукерберг, Илон Маск Һәм ... Казаннан Таир Гатауллин. Аларны нәрсә берләштерә соң? 11 яшьлек татар егете, үзенең өлкән кумирлары белән беррәттән, заманча технологияләрне кулланып, дөньяны үзгәртергә тели. 

Таныш булыгыз: Татарстанның Илон Маскы

Билл Гейтс, Марк Цукерберг, Илон Маск Һәм ... Казаннан Таир Гатауллин. Аларны нәрсә берләштерә соң? 11 яшьлек татар егете, үзенең өлкән кумирлары белән беррәттән, заманча технологияләрне кулланып, дөньяны үзгәртергә тели. 

Бүген ул башы-аягы белән IT-өлкәгә чумган. Яшьтәшләре вакытларын юк-барга сарыф итмәсен өчен һәм аларны хәзер үк финанс өлкәсе белән таныштыру максатыннан идеяларне туплаучы электрон банк уйлап чыгарган. Шушы көннәрдә инде республикакүләм конкурс та игълан итмәкче. Анда 8дән алып 16 яшькә кадәр мәктәп укучылары үзләренең проектларын махсус платформада тәкъдим итәргә тиеш булачак. 

Таир Гатауллин үзе әйтүенчә, әлеге идеяларны туплаучы электрон банкны ул быел кышын уйлап чыгарган. Бабасы белән сөйләшкәндә җәмгыятькә, күбрәк яшьләргә файдалы проект эшлисе килүе турында әйткән. Дәү әтисе оныгының теләген хуплап кына калмыйча, аңа бу эшендә ярдәм итәргә дә алынган. Җитмәсә, әле үзе гомер буе икътисад белгече булып хезмәт куйган. 11 яшьлек укучы баланың фикерләре өлкәннәрнекеннән бер дә ким түгел. Проектның төп максаты – бизнес-идея белән яшьләр арасындагы платформа төзү, аларга проектларын тормышка ашыру мөмкилеген бирү һәм вакытларын файдалы итеп уздырырга этәрү. 
– Хәзер барыбыз да күрәбез бит, мәктәп укучыларының күбесе үзләре карамагында гына калган, алар нәрсә белән шөгыльләнергә белми, начар юлга да кереп китәргә мөмкин, компьютер уеннары белән мавыгу җинаятькә кадәр китерә ала. Өстәвенә, мәктәптә финанс мәсьәләләренә, ничек итеп акча эшләргә өйрәтү дигән нәрсә юк. Шуларны уйладым да, әлеге эшкә алынырга булдым, яшьләрнең вакыты файдалы юлда кулланылачагы да күңелемне җылыта. Әле без моның белән республикабыздагы талантларны да барлыйбыз, – ди Таир. 

Баксаң, платформада мәктәп укучыларына үзләренең проектларын тәкъдим итүнең бер авырлыгы да юк икән. Махсус сайтка (Juniorinvest.ru) керәсең дә, үзеңә кирәкле юнәлешне сайлап, шунда проектыңны тәкьдим итәсең. Тармаклар берничә: әдәбият, иҗат, фото һәм видео, эшмәкәрлек, программалар һәм видеоуеннар ясау. Инвесторларга проектлар ошаган очракта, аларны тормышка ашыру өчен акча да бирергә мөмкиннәр. Әлеге платформа республикадагы талантлы яшьләрне бер җирдә тупларга мөмкинлек бирә, дип саный Таир Гатауллин. Алар белән хезмәттәшлек итү моның белән генә бетми, талантлар белән очрашулар һәм форумнар узып торачак, һәрдаим аралашу барачак. 

Таирның бабасы Илсур Гатауллин сүзләренчә, оныгың шушы яшьтән үк мондый мәгьнәле фикерләр белән яшәве – үзе зур бәхет. Шуңа күрә дә проектны тормышка ашыру кирәк, чөнки ул оныгың беренче зур адымы. 
– Яшьтәшләре компьютерда атыш уеннары белән мавыкканда, егет аларны финанс мәсьәләләренә төшендерергә тели, акча эшләргә өйрәтмәкче. Безнең заманда да юк иде ул, әле хәзер дә бу юнәлештә эш алып барылмый диярлек. Платформаның киләчәге зур дип саныйм, аны башка өлкәләргә һәм тармакларга да таратырга була. Бүген безнең бурыч – аны тулы көченә эшләтеп җибәрү һәм талантлы яшьләрне барлау, – дип, җөпләде Илсур Гатауллин. 

Иң мөһиме – проектны тулысынча 11 яшьлек Таир үзе алып бара, һәм процессны үзе күзәтә, җитәкчелек итә. Күптән түгел генә аңа Казан мэриясенең мәгариф идарәсеннән дә шалтыратканнар. Анда укучының проекты белән ныклап кызыксыналар. Кем белә бит, бәлки озакламый үзебезнең бөтен дөньяга танылган “йолдызыбыз” барлыкка килер. 

Рәсим Хаҗиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading