16+

Тапшырылмый калган фоторәсем

Туганыңның үлеме-һәр гаилә өчен олы кайгы. Дусларның яки танышларның шактый яшьли вафат булулары да җанны телгәли.

Тапшырылмый калган фоторәсем

Туганыңның үлеме-һәр гаилә өчен олы кайгы. Дусларның яки танышларның шактый яшьли вафат булулары да җанны телгәли.

Элек “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе булып эшләгән Ирек Миңнәхмәтовның үлүе турындагы хәбәргә ышанасы да килмәде хәтта. “Татмедиа” да чагында ул, берара, урыннарда оештырылган матбугат конференцияләренә баш мөхәррирләрнең дә баруларын таләп иткән иде. Казанның тарихи биналарын төзекләндерү эшләре белән танышулар булды, Казан заводларындагы эшче кадрлар темасы күтәрелде.

- Редакторларны да чыгарасыз, әй, - дип, сүз каткан идем берсендә.
- Чыксыннар. Корреспондентлар гына түгел, редакторлар да мәсьәләне турыдан-туры күрсеннәр, - дип, җавап кайтарган иде Ирек әфәнде.

Саба районындагы Миңгәр авылында квадрациклларда Бөтенроссия узышлары оештырган иде Ирек Миңнәхмәтов. Аның җитезлегенә сокланган идем. Хатыны Алинә дә квадрациклда гаҗәп оста йөри, мин сиңа әйтим. Таулардан төшкәндә, елгаларны кичкәндә егыла инде, дип, Алинәне котым очып күзәткән идем.
- Егылмый, миннән дә оста йөртә ул, - дип, тынычландырды мине Ирек әфәнде.

Алинә беренчелекне яулагач, шулкадәр сөенгән иде.
Миңгәр авылында квадрацикллардагы узышларны Ирек Миңнәхмәтов истәлегенә багышлап оештырылсын иде икән. Минемчә, ул бу зурлауга лаек. Миңгәрне ярата, авылын танытырга тырыша иде.

Вертолет заводына матбугат сәфәре вакытында Ирек Миңнәхмәтовны вертолетта фотога төшергән идем. Бер очрашканда бирермен, дип, фоторәсемне гел сумкамда йөрттем. Кызганыч,.. фоторәсемне үзенә тапшырырга өлгермәдем.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading