16+

Тарихи үпкәләр өчен компенсация тиешме?

Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан Германия 12 миллион евро бүлеп бирәчәген хәбәр иткән иде. Әлеге вакыйга кабат Икенче бөтендөнья сугышы репарацияләре һәм тарихи үпкәләүләр турындагы бәхәсне яңартты.

Тарихи үпкәләр өчен компенсация тиешме?

Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан Германия 12 миллион евро бүлеп бирәчәген хәбәр иткән иде. Әлеге вакыйга кабат Икенче бөтендөнья сугышы репарацияләре һәм тарихи үпкәләүләр турындагы бәхәсне яңартты.

Моңарчы да бу темага онытылып торырга ирек куймадылар – әле тегесе, әле бусы кемнән дә булса акча сорап, искә төшереп тора. Репарация – сугышны китереп чыгаручы һәм җиңелүче дәүләтнең җиңүчегә сугыш барышында булган чыгымнарын кайтаруы. Барысы да аңлашыла кебек: СССР һәм аның союздашлары – җиңүче, Германия – репарация түләүче. Әмма бу шулхәтле буталчык һәм куе томан эчендә, кемнең күпме түләгәнен бүгенгәчә төгәл генә әйтеп бирә алучы юк. Моңарчы Берлин блокадада булганнарга 2,5 меңешәр евро компенсация түләгән иде, әмма барысына да түгел, бары тик яһүдләргә генә. Мәгълүм булган хәтле репарация тарихын өйрәнеп карасаң, немец акчасының күп өлеше яһүдләргә туры килгәнен күрәсең. Сугыш чорында иң күп зыян күрүче һәм халкын югалтучы – СССР, ә компенсацияне Израиль алып ята, сугыш чорында мондый дәүләт булмаса да. 50-60нчы елларда Германиядән алынган репарация нәтиҗәсендә, бу дәүләтнең икътисады бик нык үсеш ала. 2008 елга Израиль дәүләтенә һәм яһүд халкына 60 миллиард евро компенсация түләнгән, бу – СССР алганның яртысы чаклы. Компенсациягә барлыгы 8 миллион кеше ия булган, шуның 6 миллионы – яһүдләр.

Холокост корбаннарына түләргә тиешле һәм бу уңайдан берәү дә бер нәрсә дә әйтми. Әмма башка милләтләр зыян күрмәгәнмени? Сугыш михнәтен кичергәннәр һәм һәлак булганнарның якыннары игътибардан читтә кала түгелме соң? Германия канцлеры Меркель берничә ел элек репарация түләнеп бетте дип белдергән иде. ФРГ хөкүмәте хәбәр иткәнчә, аның күләмен белүче юк, бу берьяклы гына исәпләнелгән. СССР үзенә тиешлене акчалата түгел, материаль рәвештә алырга омтыла: заводлар, техника, мал-туар, җиһазлар, төзелеш материаллары, ягулык, спирт, тәмәке, ашлык һ.б. кайтартыла. Моңардан тыш әле рояльләр, радиоалгычлар, картиналар, китаплар да бирегә күчерелә. Ул рояльләрне кемнең дә булса «кара кәгазь» килгән өйләрдә күргәне бармы? Йә булмаса немец радиоалгычын? Аларны һәркемгә дә күрсәтеп тормаганнар, партия эшлеклеләре һәм офицерлар, бик арзан бәядән сатып алып, бүлешеп бетергән. Ил зур, итле шулпа кайнаган казан тирәсенә елышучы күп, аңа якынрак булганнары зуррак калҗаны эләктергән, арттарак торучыларга – кечерәкләре, читтә булучыларга берни дә юк. Бары – бергә, югы уртак булырга тиеш кебек, «ура» кычкырып дошманның ядрә яңгыры астында һөҗүмгә күтәрелгәндә сыйнфый, милли, дини чыгышка, тән төсенә карап торучы булмаган. Әлеге репарациянең күләме югалтканның бик аз өлешен генә каплаган диләр белгечләр. Гомер буе түләнсә дә капланмаячак, кеше гомере ничек исәпләнелә соң ул? Сүз дистә миллионнар турында бара.

Тарихи үпкәләр өчен компенсация таләп итү кирәкме, дип тә сорый кайберсе. Җиңгәннән соң, сугышның язылмаган кагыйдәсе буенча, берничә көн таларга ирек бирәсең – шул җитә, калганын тарих барыбер кире кайтара, диләр. Ә яу кырында ятып калганнарга нәрсә? Бер минут тынлык белән бала-чагасының тамагы туймый, кителгән җан бербөтен булмый. Тарих нәрсәне генә кайтара ала соң? Территорияне куша ала йә булмаса орден-медальләр дистә еллардан соң хуҗасына барып ирешергә мөмкин. Үткәннәрне берничек тә кайтарып булмый, бәлки спираль рәвештә кабатлана гына аладыр ул?

Кешелек тарихын күз алдыннан кичерсәң һәм бөтен үпкәләр өчен бер-берсенә компенсация түли башласалар, аларның очы-кырые да булмас иде, кайберәүләргә берничә тапкыр бер-берсе белән алыш-биреш ясарга туры киләчәк. Һәркемнең үз хәтере, үз бурычы, үзенең генә алыш-биреше. Аларны түләп бетереп булачакмы? Уйлавымча, булмастыр. Давыл урмас өчен җилне чәчәргә кирәкми, ди, исәп-хисап тотыш китсә, ул давылның әллә нинди бурычларны сөйрәп чыгаруы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading