Шәһри Казан

“Тархан” телевизион тарихи-мәдәни конкурсы башлана

"Тархан" 2021 тарихи-мәдәни конкурсы беренче тапкыр гамәлгә ашырылачак. Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты белән берлектә үткәреләчәк.

Әлеге конкурс Татарстан һәм төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны саклап калуга, шулай ук яшьләр арасында Татарстан Республикасы китап мирасын популярлаштыруга юнәлтелгән.

Күп этаплы интеллектуаль телевизион шоу нәтиҗәләре буенча "Тархан" конкурсы жюрие 3 призерны билгеләячәк.

Реклама

Конкурсның төп призы: җиңүче һәм призерлары Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының "Тарих" юнәлеше буенча "Төрки халыклар тарихы" профиленә бушлай керү хокукына ия булачак. Теркәлү һәм беренче онлайн-тур univer.tatar/tarhan/ сайтында узачак.
— Конкурсның идеясе күптән бар иде, ләкин әзерлек эшләре белән ул мәсьәлә сузылды. Конкурс ике өлештән тора. Беренче өлештә конкурста катнашучылар темалар буенча үзләренең эшләрен җибәрәчәк. Комиссия аларны карап, иң алдынгыларын сайлаячак. Икенче өлеш берничә этаптан тора, ул телевизион формада узачак. Жюрида атаклы тарихчыларыбыз, Казан университетының, фәннәр академиясенең өч кешеcе бәя бирәчәк, - диде КФУның Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков.

Конкурс ачык: анда Татарстан районнары һәм Россия субъектлары гына түгел, чит ил укучылары да катнаша ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: