16+

Тартам дисәң, тончыкканчы тарт! Бәяләре генә...

Мул тормышта яшибез, җәмәгать, Аллаһка шөкер. Ерак 90нчы елларны күпләрегез хәтерлидер... Илдәге кибет киштәләрендә гомумән күз алдына китереп булган теләсә нәрсәгә котырган кытлык заманнарын искә төшергәндә генә чәчләр үрә тора. Ә бит ул заманнарны да без уздык.

Тартам дисәң, тончыкканчы тарт! Бәяләре генә...

Мул тормышта яшибез, җәмәгать, Аллаһка шөкер. Ерак 90нчы елларны күпләрегез хәтерлидер... Илдәге кибет киштәләрендә гомумән күз алдына китереп булган теләсә нәрсәгә котырган кытлык заманнарын искә төшергәндә генә чәчләр үрә тора. Ә бит ул заманнарны да без уздык.

Тоталь дефицит шартларында тәмәке җене кагылган кавем бигрәк нык интекте. Авыл кешесе, ярый, озак аптырап тормады, бакчасына самосад чәчте дә, әче тәмәке төтененнән саргаеп беткән бармаклары белән гәҗит читен ерта-ерта, тәмләп-төкерекләп махорка төреп тартты. Шәһәр халкы өчен исә, урам чатларында утыручы әбиләр сата торган, байлар тартып бетермәгән төпчекләр белән шыплап тулган майонез банкалары коткаручы булды. 

Заманалар үзгәрде, хәзер кибетләрдә тәмәкенең нинди генә сорты юк. Тартам дисәң, төрлесеннән – тончыкканчы тарт! Бәяләре генә...

Бәяләр дигәннән, 1 июльдән тәмәке бәясен тагын арттырырга планлаштырганнар. Шул рәвешле, 1 июльдән кибет киштәләрендә сез 107 сум 78 тиеннән дә арзан тәмәке таба алмаячаксыз, дип ышандыра белгечләр. Кибетчеләр аңлатуынча, бәя арту тәмәкегә акцизларның берьюлы 20 процентка (бер пачка хисабыннан исәпләгәндә, 47 сум 18 тиенгә кадәр) кыйммәтләнүенә бәйләнгән. Нәтиҗәдә, бер пачка тәмәкенең уртача бәясе кичә 120 сум торган булса, киләсе атнага ул 140 сумга кадәр күтәреләчәк. Акциз арттыручыларның үз аңлатмасы бар. Кибетләрдәге төтенле продукциянең 25-40 проценты – илгә легаль булмаган юл белән кергән тәмәке. Бу продукция башлыча Беларусь аркылы керә һәм, табигый ки, чик аша үткәндә юньле-рәтле таможня узмый, акциз түләнми. Шунлыктан, хөкүмәт ел саен 100әр миллиард сум акча югалта, дип чаң суга чиновниклар. 

Ә болай, ысулы-шәп – тәмәке тартучы мескен агайның сыртына кап саен тагын 20-30 сумны “сылап” куясың да, казна югалтуларын киметәсең, булып чыга...

Яңа тәртипләр буенча, кибеттәге иң кыйммәтле тәмәке белән иң арзанлы тәмәке арасында аерма 25%тан артык булырга тиеш түгел. Аерма бу проценттан арткан очракта, арзан тәмәке, автоматик рәвештә, “легаль түгел” санала башлый. Арзанлы тәмәкегә каршы корылган менә шундый кызык тозак.

Ә болай, саный китсәң, шушы 140 сум эчендә тәмәкенең (кабы-ние, фильтры белән исәпләгәндә) якынча 33%ы гына – үз бәясе. Калганы – акцизлар һәм салымнар. Ягъни мәсәлән, кибеттән алып көйрәткән төтеннең өчтән берен генә сез сәламәтлегегезгә зыян салу өчен кулланасыз, бәянең калган 66 процентын “дәүләт файдасына тартасыз”, булып чыга. 

Ә бәлки тәмәке тартучыларга чираттагы бу бәя артуны тәмәкене ташлар өчен бер сәбәп итеп кулланыргадыр? Кесәгә, үпкәгә, (авыздан килгән “хуш” исенә була) абруйга суга торган начар гадәттән котылу өчен шәп форсат бит, ә!?...

Тәмәкедән башка да, акчаны куяр урыннар җитәрлек... Әнә, 1нче июльдән башлап, тагын торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү 4,4 процентка артачак, дип сөендерәләр: квитанцияләрдәге саннар тагын, табигый газ өчен 3%ка, электр энергиясе өчен 4,6%ка, җылылык өчен 4%ка түгәрәкләнәчәк...

Гел “арта гына” булмасын әле, дисәгез...

Өч начарның бер яхшысы да булсын! Росстат мәгълүматларына караганда, соңгы көннәрдә кыярга (30%ка), йомыркага (5%ка), тары ярмасына (2,5%ка) бәяләр АРЗАНАЙГАН ди! 

Бирсен Ходай! 

Бәрәкәтле керемнәр һәм чыгымнар теләүче – мине Әмир Исламов, дип белерсез.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading