Яратам да инде гадәти булмаган объектларны, үзенчәлекле шәп идеяләрне, мавыктыручан булган игелекле эшләрне! Беренче катта ук игътибар иттем – түшәмдәге тын гына әйләнеп-тибрәлеп торган хәрефләр китап дөньясына чакыра... Ә икенче катта инде шул дулкында – хәрефләр арасында рәхәт хозурда тибрәләсең...
Аңлагансыздыр?! Әйе, Милли китапханәнең яңа, күркәм бинасында шундый рәхәт атмосфера хакимлек итә. Чөнки ул – китап дөньясы!.. Әлеге серле дөньяга битараф булып булмый. Гомумән, татар китаплары сатылган кибетләргә дә, тырыш, булдыклы китапханәчеләрнең күңел җылысын салып бизәлгән китапханәләргә дә, китап алмаган очракта да, кереп чыгасы килә бит ул. Китапка битараф булмасаң. Рәт-рәт тезелеп торган басмаларга күп гасырларның күңел кузгатырдай аһәңе, үткән сөремле һәм дә якты хәтирәле вакыйгалар сыйган шул. Шулай дип зурлап фикер йөрткәндә, “китап – ике катыргы арасына чуарлап тутырган кәгазь”, – дигән бәяләмә укып үттем, интернеттан. Ягъни хәрефләр җыелмасы. Мәгънәсезрәк чагыштыру, әйеме? Дөрес түгел дип каршы килеп тә булмый. Кемгә ничек күренә бит!
Кемнәрдер, китапханәләрнең затлылыгына ишарәләп, тирәлеге асылташлар булган мәгарәгә тиңләгән бик матур яңгырашлы шигырьләр иҗат иткән. XV Дөньякүләм әдәби марафон бара бит! Марафонда нинди генә шигырьләр укылмый. Хәер, тирә-яктамыни хикмәт?! Гади генә китап киштәсе дә, эстетик куәте көчле булган матур әдәбияттан торса, күпме гасырлар үтсә дә, нинди болгавыр заманнар кичсә дә, кыйммәтен, матурлыгын, затлылыгын һич җуймас җанга якын асылташның үзенә тиңләп буладыр әле ул!
Әнә шундый уйлар белән, заманча китапханә тагы да матурдыр ул, дип, күптән күрергә теләгән Республикабыз Милли китапханәсенә юнәлдем. Китап белән бәйле затлы атмосфера килеп керешкә үк каршылый икән шул. Беренче катта, биек түшәмдә тын гына әйләнгәләп торган хәрефләр китап дөньясына чакыра... Ә икенче катта инде үзеңнән-үзең шул дулкында – хәрефләр арасында рәхәт хозурда тибрәләсең. Биредә еш кына әдәби чаралар оештырылуына да хәбәрдар булдым. Йөзеннән үк татарлыгы күренгән яшьләр күп булуы аеруча сөендерде. Чын татар мохите! Югарыда язып үткән, “ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган хәрефләр” биредә эре кыяфәттә чиксез тоелган иркенлеккә – бина түшәменә кунаклаганнар. Аеруча шул хәрефләр ошады миңа. Түшәм – биек, әйтерсең лә шуннан – күк гөмбәзеннән, Аллаһу Сөбханә Тәгалә бар иткән татар теле дә адәм башына иңүен дәвам итә. Илһам дигән могҗиза, бигрәк тә калебе ачык булганнарга, әнә шул якты хәрефләрдән ясалган сүзләр булып күңелгә күчәдер шикелле тоела. Асылмалы хәрефләр арасында татар хәрефләре бар.
Әйе, бар! Булуы сөенеч!. Үзебезнекеләр бит! Янымда бу хозурлыкны минем кебек күзәтүчеләр бар. Әлбәттә, башын телефоннан күтәрмәгәннәр дә юк түгел. Никтер, өзексез бармакларын экранда биеткән хатын-кызга да игътибар ителә. Ник булсын, татарның искиткеч зифа буйлы, озын чәчле чибәр туташ яныңда басып тор да, аны күрмә икән! Күз үткер, “ялгыш кына” язуына күз төшә. “Эни...” Күз каршында, түшәмдә якты хәрефләр тибрәлә кебек. Аларны фотога төшерәм дә, уртаклашып берәр кәлимә сүз белән якыннарыма җибәрәм. Язар кешеләрем – әти белән әни юк, әмма клавиатурада “ә”хәрефем бар. Янәшәмдәге кызның киресенчә, “ә”хәрефе юк, әнисе бар! Әнисе дә чибәрдер, эндәшү сүзе генә шыксыз. Түшәмнән өзеп бүләк итәсе түгел лә, бар бит ул хәрефе аның. Әниле кыздан көнләшү түгел, кызгану хисе туды.
Милли китапханәнең икенче катында кулисаларга тотынып басып торабыз. Аллаһ күкләрдән иңдергән, әманәт итеп тапшырган хәрефләр туктаусыз әйләнгәләп тора. Үзебезнең алты хәреф тә шулар арасында. Рус алфавитындагы утыз өч хәреф янына милләттәшләр тарафыннан тиң күрелмичә, ватсап, телеграммнар аша, ни чаклы имгәтелгән татар сүзле күпме смслар йөри икән бу һава дулкыннарында? И-и татар баласы! Ул сүзләр күңелгә килгәндә “ә”ле, “һ”ле... булып килә бит! Нигә шундый матур әһәңле хәрефләрне бармаклар “э”, “х”... дип төймәгә баса икән? Әйләнә инде, туктап калмый дөнья, сүз дә юк. Күрәм, каршымда “җ” белән “ң” хәрефләре дә әйләнгәли: койрык әле алга чыга, әле үз урынына кайта... “Минәйтәм, “ң” барын да күреп тора – моңлана”, – дим, кызыма.
Сәерсенеп карый миңа. Янәсе, хәреф бит ул! Ник моңлансын?..
– Койрыклы булып туганның койрыгын өзсеннәр әле! Моңлану гынамы, сагышка батарсың!
Ул елмая, дәшми.
– “Җ” чын татардыр ул! – дип әйтер сүзне уенга төреп маташам. – “Җә, сабыр бул”, ди ахры, “ң” хәрефенә. Икесе дә бергә бер якка әйләнәләр. Баш әйләндергеч җилне, “ү” хәрефе үелдәп өрәдерме? Күзәтеп тә таба алмадым үзен. Каядыр башка хәрефләр арасына кереп поскан. Тынын да чыгармаган “ү” өчен, һәр җирдә чәчрәп торган лидер әлләкем “у”дыр ул, җилләнүче!..
Кызым, әдәп йөзеннән генә, колак очы белән генә тыңлый, беләм. Әкиятләрне кечкенә чагында күп сөйләдем. Аңа хәзер әкият кирәкми. Чынлыкта җитди нәрсә сөйлим дә бит:
– “Ә” әңгерәсен саткандыр. Моннан күренми дә әле. Ярашкандыр – “э” хәрефенә сатылгандыр. Андыйга оста инде без.
Кызым күзләрен челт-челт итеп еш йома. Илле яшьлек ана әкияткә охшаган нәрсә сөйләп торса, гадәти карап булмыйдыр ул? Елмаям, бераз кыланам. Шикләндермәгәнемне беләм. Шуңа дәвам итәм. Иҗат кешесе сәеррәк булганны белә бит инде.
– Җир шары әйләнеп торгач, һәр асылмалы нәрсә галәм иркенә буйсына, әйеме? Әйләнәләр...
– Башлары әйләнә дия күрмә яме, – дип елмая, кызым.
– Мин сөйләп бетерим инде яме, бүлдерми тыңла...
– ...әкиятне!
– Булыр, әкият! Беләсең килсә, әкиятләрдә инде ул чынбарлык! Мәгънәсенә төшенүче генә юк. Ишетми дисең инде... Үтәли җилдән, "һ" хәрефең авыррак сулавы иярә килә. Үзе күренмәсә дә ул икәнен беләм. Монда татарның бары бер – түгәрәк хәрефе генә яман горур.
– Һех! Ул кайсысы инде?
– “Ө” хәрефе!
– Әкият тәмамланмыймыни әле?
– “Мин – бүленмәс! Мин – бер бөтен”, – дие. – “Дие”, – дип сөйләшү юк безнең якта, күңеллелек өчен махсус бизим сүземне. – Нишләсен! Узындыручы булгач, шулай инде. Өрә дә белми, ора гына. Син дә узындырасың аны!..
– Ярар, аңладым тел төбеңне, әни! Сиңа монда озак булырга ярамый икән... – Астыртын гына елмая кызым. – Киттек, китаплар дигән идең...
Ә минем бу манзарадан аерыласы килми. Берәүләр ишектән керә, икенчеләр чыга – аскы этажда кешеләр күп. Барысы да татарлар микән, дигән кызыксынучан уй үтә баштан. Барлык хәрефләр дә шул кешеләр баш очында эленеп тора. Хәрефләр барысы да шундый якты. “Җ” һәм “ң” хәрефләре алгы планда булгангадырмы гел шуларга күзем төште. Арада, үзебезнекеләр, аеруча нурлы булып, шул ук вакытта, зарлы булып күренделәр миңа. Зарланырсың да, саңга сукмасыннар әле! Күңел чиксез – дөнья киңлеген сыйдыра ала. Шуңа алты хәреф ник сыймый? Атлар-атламас торгач, мине кулымнан алып әйдәкли кызым:
– Әйдә, әни, бу зур бина бит! Чын китаплар карыйбыз. Баш катырып әкият чыгарып торма!
“Чын һәм әкият!.. Әкиятме соң? Юк бит! Нәни генә, әмма чын хикәят!” – Телдән түгел, күңелдән генә шулай дидем...
Гүзәл Галләмова.
Лаеш районы, Имәнкискә авылы.
P.s.: Милли китапханәдә әдәби суд бара иде. Суд барышын ук язарга батырчылык итмәдем. Баш казыйдан рөхсәт кәгазенә мөһерем юк. Судта катнашучы күп! Хәер, татар хәрефләре шикаяте көн дә халык хөкемендә. Законы йомшак, үтәүче юк.
Фото: Милли китапханә аккаунтыннан
Комментарийлар