16+

Татар Малай: "Яраткан Мәнәвәрәң белән алты бала үстердегез..."

Бик күңелле, замана белән алда бара торган кеше, безнең яшьләр дулкынында идең...

Татар Малай: "Яраткан Мәнәвәрәң белән алты бала үстердегез..."

Бик күңелле, замана белән алда бара торган кеше, безнең яшьләр дулкынында идең...

Ринат Галиәхмәтов һәм тормыш иптәше гаиләсенә зур кайгы килгәнен хәбәр иткән идек. Блогерлар "Татар Малай" һәм Илүзәгә сабырлык телибез.

Бүген Ринат үзе дә бу кайгы турында пост язды. Җылы, ихлас, эчкерсез.

"Тормышны яратап яшәдең! ? Үзеңә 48 яшь булганда миңа Илүзәмне бүләк иттегез! ? ?
.
Яраткан Мәнәвәрәң белән алты бала үстердегез, барысында аякка бастырып бәхетле иттегез. Туганнарыңны, дусларыңны, яраткан эшеңне бик нык яраттың! ??‍♂️?
.
Техника белән бик дус идең, любой двигательне җыеп бирә идең, хәтта аның өчен аерым мастерской төзедең. ??️
.
Ишек алларыннан трактор белән әйләнеп йөреп була, иркенлекне яраттың! ? Оныкларын нинди бәйрәм булмасын, тәмле күчтәнәч, бүләкләр алдың ?
.
Полицияне яратмадың ? "ментоннар" дип сөйли идең ? Үзбекистанда Фергана шәһәрендә яшәгән вакытларны сөйли идең, йөз тапкыр сөйләсәң дә, мин кызыгып тыңлый идем. ?✊
.
Малларны яраттың, куяннарыңны, сыерларны, сарыкларны, тавыкларны , казларны, үрдәкләрне, инда-уткаларны, бозауларны, этләрне, песиләрне, барысы белән сөйләшеп, вакыт табып, дуслашып йөрдең! ??
.
Бакчаларың райские сады, монда нәрсә генә юк дип мине таныштырып йөрдең, чияләре, крыжовниклары, слива, балан, төрле-төрле алмалар, виноград һ.б. ??
.
Тәртипне өйдә, эштә яраттың ? Модный булып комбойский шләпәләп киеп йөрдең. ?

Бик күңелле, замана белән алда бара торган кеше, безнең яшьләр дулкынында идең ?? .
Безгә 12:00 кадәр йокларга рөхсәт иттең ?? Сүз әйтмәдең ?
.
Минем белән видеоларга, фотога төшергә яраттың ?✊ Давай былай төшер дип әйтә идең ?
.
Кунакка килгәч мул өстәлләр белән каршы ала идең ?? ә мин сиңа "эксклюзив" сосиски, макароны блюдолар пешерә идем ?
.
Чын дуслыкны хөрмәт иттең! ☝️? Апас районында аны белмәгән кеше юктыр! ??‍♂️
.
Рәхмәт сиңа, барлык миңа кушкан эшеңне эшлим! ??
.
Илүзәмне бик нык яратам, аны бер кемгә дә бирмим! ? Әти мин беләм, син бәхетле яшәдең! ❤️"

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading