16+

Татар теле сагына «Милли мультfest» ашыга!

«Милли мультfest» балалар кинофестивале - комплекслы мәдәни-агарту чарасы. Биредә тәрбия киносәнгать, анимация һәм IT-эшчәнлек аша бара. Катнашучы балаларга кинофестиваль ярдәмендә үз-үзләрен таныту һәм күп кенә яңа белем алып “skill”ларын үстерү мөмкинлеге ачыла.

Татар теле сагына «Милли мультfest» ашыга!

«Милли мультfest» балалар кинофестивале - комплекслы мәдәни-агарту чарасы. Биредә тәрбия киносәнгать, анимация һәм IT-эшчәнлек аша бара. Катнашучы балаларга кинофестиваль ярдәмендә үз-үзләрен таныту һәм күп кенә яңа белем алып “skill”ларын үстерү мөмкинлеге ачыла.

Балалар кинофестивале инде 2020 елның 1 ноябреннән бирле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Биредә анимацион мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары кабул ителде. Катнашучылар арасында 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге физик затлар да, аерым коллективлар да бар. 
Зональ турлар Зәй һәм Буа шәһәрләрендә, шулай ук Актанышта үтте.  Ә инде 13 март көнне Казанның «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең йомгаклау зона туры узды. Биредә Биектау, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе муниципаль районнары вәкилләре үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Катнашучыларны Татарстанның халык артисты, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, сәнгать җитәкчесе, «Милли мультFest» республика балалар кинофестивале жюри рәисе Рамил Төхвәтуллин, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, педагогика фәннәре докторы, профессор Роза Әхмәдиева, «Татармультфильм»ның баш режиссеры, КазГИКның кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы укытучысы Сергей Киатров, «DALINA graphics» студиясенә нигез салучы һәм Әлмәт шәһәре «Dиджитал» Академиясенең җитәкчесе Айнур Дәүләтов һәм «Самрух»ның генераль директоры Артур Нәбиуллин бәяләде.
Хәзерге вакытта финалга 27 эш узды. «Татарча анимацион фильмнар» номинацияседә 14 эш, «Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар» номинациясендә – 6, ә «Татарча компьютер уеннары» номинациясендә 7 эш.
«Милли мультFest» балалар кинофестиваленең төп максаты - татар телен саклау, тамашачыларның мәдәниятен үстерү, балаларның һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәләрдә анимация, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннары җитештерү аша үсүгә ярдәм итү.
- Бу фестиваль - безнең беренче карлыгачыбыз. Биредә темалар чикләнмәде, иң беренче чиратта, эшләр милли, рухлы һәм, әлбәттә, татар телендә булырга тиеш. Катгый таләплар куелмады, иң мөһиме татар рухлы булуы, - дип «Милли мультFest» республика балалар кинофестивале жюри рәисе Рамил Төхвәтуллин. 
Әлбәттә, балаларның кыска метражлы уен фильмнарына, анимациягә, компьютер уеннарына кызыксынулары, шушы хәрәкәт булган, әмма бу  игътибар үзәгендә булмаган ул. Хәзер исә, IT - эшчәнлек - ул бик зур заманча юнәлеш һәм ул хуплана. 
- Иң кыены - финалга чыгарулар, бу бит бик четерекле мәсьәлә. Әмма шунысы сөендерә: без, жюри әгъзалары, бер фикердә, бер телдә сөйләшәбез. Шунлыктан артык бәхәсләшүләр дә юктыр, мөгәен,  - дип жюри вәкилләре. 
Бүләкләү фонды шундый ки: беренче урынга 100 000 сум күләмендә премия каралган, икенче урынга - 70 000 сум, өченчегә - 50 000 сум.
“Милли мультFest” республика балалар кинофестиваленең ябылу һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы 23 апрель - Татарстан Республикасында Туган тел көне алдыннан, Г.Тукай исемендәге Татар филармониясендә узачак. Барлык катнашучыларга зур уңышлар теләп калабыз!

Алинә Галимҗанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading