16+

Татар телендә иң зур электрон тупланма «TATZET» платформасы булдырылды

Ниһаять, татарча-русча сүзлекләрнең дә электрон вариантларын интернетта табып була. Моннан тыш, Татарстан топонимнары каталогы, кесә телефоны өчен татарча кушымталар, балаларга электрон хрестоматия... Боларның барысын да «TATZET» платформасы берләштерде. Аны Татарстанның Фәннәр академиясендә тәкъдим иттеләр.

Татар телендә иң зур электрон тупланма «TATZET» платформасы булдырылды

Ниһаять, татарча-русча сүзлекләрнең дә электрон вариантларын интернетта табып була. Моннан тыш, Татарстан топонимнары каталогы, кесә телефоны өчен татарча кушымталар, балаларга электрон хрестоматия... Боларның барысын да «TATZET» платформасы берләштерде. Аны Татарстанның Фәннәр академиясендә тәкъдим иттеләр.

«TATZET» платформасы – татар теленең зур электрон тупланмасы. Ул барлыгы 20 проектны берләштерә. Күбесе Татарстан Фәннәр академия­сенең Гамәли семиотика институты һәм Галимҗан ИбраҺимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре, аларның партнерлары тарафыннан эшләнгән. Дөрес, проектларның кайберләре моңа кадәр дә гамәлдә булган. «Төрле порталларга чәчелгән иде алар. Төп максатыбыз: барысын бергә туплап, кулланучыга эзләү өчен җайлылык тудыру», – ди Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов.
Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов әйтүенчә, «TATZET» платформасы гуманитария өлкәсендә фән белән шөгыльләнү, тел, әдәбият, сәнгать белән бәйле материалларны интернет аша халык­ка җиткерүдә уңайлы. Ул татар телен өйрәнергә теләүчеләр, студентлар, дәүләт органнарында эшләүчеләр, укытучылар, гади халык өчен дә файдалы.

Платформаның төп өлешен сүз­лекләрнең электрон фонды алып тора. Укытучылар да, без үзебез дә сатуда сүзлекләрнең булмавыннан еш зарлана идек. Бу хакта нәшриятка мөрәҗәгать иткәнебез дә булды. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә сүзлекләргә ихтыяҗ булуны искәртеп узды. «Беркөнне җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев татарча-русча сүзлек сорап килде. Ул да таба алмагач инде...» – диде Разил Вәлиев. Кыскасы, сүзлекләрнең электрон вариантыннан файдалану күптәнге хыял инде. Ниһаять, «TATZET»та бүген унга якын сүзлек урнаштырылган. Ел азагына кадәр татар теленең зур диалектологик, инглиз-­рус-татар, үсемлек атамалары сүз­лекләрен, шулай ук «Татар теленең сүз ясалыш сүзлеге: «кеше» тематик төркеменә караган лексика»ны кертәчәкләр. Электрон фондта теге яки бу сүзнең тәрҗемәсен генә түгел, дөрес язылышын, грамматик үзенчәлекләрен, мәгънәсен, синонимнарын, килеп чыгышын, җөмләләрдә кулланылышын да белергә мөмкин.

«2014-2020 елларда Татарстанда дәүләт телләрен һәм республикадагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында, «Туган тел» корпусы гамәлгә ашырыла. Монда кулланылышта булган 150 миллионнан артык татар сүзләре тупланган. Әлеге татар теле корпусы гел бае­тылып, камилләшеп тора. Бигрәк тә галимнәр, татар теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен ул файдалы лингвистик база булып хезмәт итә.

Татар матур әдәбияты корпусында исә татар язучыларының иҗатлары, фольклор жанрындагы текстлар, чит телләрдән татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр кертелгән. XIX-XXI гасырны үз эченә алган материаллар билгеле бер хронологик тәртиптә урнаштырылганнар. Әсәрнең авторы, исеме, жанр, язылу вакыты турында да мәгълүмат бирелгән. Әлеге корпус фәнни эш белән шөгыльләнүчеләргә, укытучыларга мисаллар эзләгәндә дә ярдәм итәчәк. Теге яки бу кагыйдәне мисал белән дәлилләр өчен күпме китап, матбугат актарырга туры килә иде. Хәзер исә барысын да бер төймәгә басу хәл итә. Әйтик, «китап» сүзен эзлибез ди, бер секунд эчендә «китап» белән бәйле 1558 очрак табыла. Монда «китап» сүзенең төрле формасы күрсәтелгән, әсәрләрдә кулланылышына мисаллар китерелгән.

Игътибарга лаек тагын бер үзенчәлекле проект – Татарстан топонимнары каталогы. «Республикада нинди ялгызлык атамасы бар: авыл, елга, күл атамалары – барысы да каталогка кертеләчәк», – ди проект җитәкчесе Олег Хисамов. 2020 елга кадәр каталогка 7000 топонимны кертү планлаштырыла. Әлегә 3920 атама гына теркәлгән. Бу мәсьәләдә халык та ярдәм итә ала. «Авыл кырыендагы кечкенә чишмәгә кадәр һәр атама турында мәгълүматны теркәргә уйлыйбыз. Бу – тарих истәлекләре. Киләчәктә читтәге татар авылларын да колачларга телибез. Үз авылындагы ялгызлык атамаларының аңлатмасын белүчеләр безнең галимнәргә ярдәм итә ала», – ди Олег Хисамов. Атамаларның географик урыны картада да күрсәтелеп барачак. Әйтик, Имән дип җыюга, әлеге тамыр кергән күп кенә атамалар исемлеге чыга. Имәнкискә, Утыз Имәни һәм башкалар. Бу проект туристлар өчен дә файдалы.

Гамәли семиотика институты га­мәлгә ашыра торган сөйләмне тану проекты турында газетабызның алдагы саннарында язган идек. Аны үзебез дә беренчеләрдән булып сынап карадык. Без укыган текстны программа автоматик рәвештә текстка күчереп барды. Бу программа сукырлар, күзләре начар күрүчеләр өчен аеруча да файдалы. Әлеге проектка бәйле рәвештә, галим Әлфәт Закирҗанов, Дәүләт Советы утырышындагы рус телендә ясалган чыгышларның автоматик рәвештә татарчага тәрҗемә ителгән текстын экранда биреп булмыймы, дип кызыксынды. Разил Вәлиев тә, сүзгә кушылып, Дәүләт Советында синхрон тәрҗемәдән зарланучыларны искәртеп узды. Проект авторлары әйтүенчә, бу – мөмкин нәрсә, әмма сыйфатының канәгатьләнерлек булмавы бар. Машина кешедән дә яхшырак тәрҗемә итмәячәк.

«Яндекс интернет-порталына, татар теленнән – рус теленә, рус теленнән татарчага тәрҗемә итүне сорап, көн саен 200 меңнән артык сорау кабул ителә», – ди Гамәли семиотика институтының директор урынбасары Ринат Гыйльмуллин. Димәк, татар теленә ихтыяҗ бар.«TATZET» платформасында урын алган татарча мобиль кушымталар да популярлаша бара. Әйтик, iPhone, iPadлар өчен татарча шрифтлы клавиатураны соңгы бер ел эчендә телефонына күчерүчеләр саны 10 меңнән артып киткән. Android системалы гаджетлар өчен «Тиз яз» дигән кушымтаны 50 меңгә якын кеше кулланган. Киләчәктә махсус мобиль кушымта ярдәмендә сүзләрне, язып тормыйча, әйтеп кенә дә тәрҗемәсен ишетергә мөмкинлек биргән проект эшләргә җыеналар.

Тел, әдәбият һәм сәнгать инсти­тутының директоры профессор Ким Миңнуллин исә: «Төп бурычыбыз – бу проектны җәмәгатьчелеккә җиткерү. Администрацияләрдә, җитәкчеләр арасында туган телне активлаштыру эше бара. Алар бу платформага ничек карый? Кайтавазлар, фикерләрне белмичә, кимчелекләребезне күрмичә, без камилләшә алмыйбыз. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, мәктәпләргә үтеп керү юлларын да эзләргә кирәк. Шушы юнәлештә барлык фикерләрне туплап, өч айдан соң тагын бер очрашырга кирәк булыр», – диде.

«TATZET» платформасы бе­лән Фәннәр академиясе сайтының баш битендә танышырга мөмкин.


Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:


– Үзем электрон дөнья кешесе түгел. Мин башка традицияләрдә тәрбияләндем. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр көн диярлек интернетка мөрәҗәгать итәбез, интернетны читләтеп булмый. Безгә әти-әниләр ике дөнья бар дип өйрәтсәләр, хәзер яшьләрнең өч ­дөнья. Электрон дөнья да өстәлә. Бу дөньяда татарның тоткан урыны шактый колачлы. Берничә ел элек Төркия Президенты булган Абдулла Гөл татар халкын гыйлемле, алга киткән халык дип атаган иде. Безгә электрон дөньяда да бу бәяне акларга кирәк. Кызганыч, компьютер сүзенең татарчага тәрҗемәсе генә кулланышка кереп китә алмый. Төрекләрдә бик матур сүз уйлап тапканнар. Бездә санак бик кулланылмый. 2020 елда дәүләт телләре программасының вакыты чыга. Яңа программа әзерләгәндә, татар теленең электрон тупланмасына таянырбыз. Фикерләрне исәпкә алырбыз.


Фәридә Таһирова, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлегендә әйдәп баручы хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты:


– Сүзлекләр аз тираж белән басыла. Күбесе сатуда инде юк. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә татарча сүзлекләр таба алмый аптырый иде. Кыскасы, бу өлкәдә проблемалар җитәрлек. Татарларны, кайда булсалар да, туган телдән читләштерергә ярамый. Бу мәсьәләдә «TATZET» платформасы мөмкинлек бирә. Платформа һәрчак ачык. Һәркем теләгәнчә файдалана ала. Биредә электрон китап укырга, татар телен өйрәнергә, тәрҗемә итәргә була. Сүзләрнең контексттагы кулланылышын да күрергә мөмкин. Чит илләрдәге галимнәр дә интернет аша татар телен анализлый ала, фәнни эшләр язганда да платформа файдалы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading