16+

Татарлар – матур халык

«Татмедиа» АҖ Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә «ТАТАР ИЛЕ» дигән күргәзмә ачып җибәрде. Ул Бөтенроссия халык санын алуга багышланган. Фотода тәкъдим ителгән костюмнар тарихи яктан дәлилләнүгә дәгъва кылмый, алар сәхнә өчен әзерләнгән, ди оештыручылар.

Татарлар – матур халык

«Татмедиа» АҖ Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә «ТАТАР ИЛЕ» дигән күргәзмә ачып җибәрде. Ул Бөтенроссия халык санын алуга багышланган. Фотода тәкъдим ителгән костюмнар тарихи яктан дәлилләнүгә дәгъва кылмый, алар сәхнә өчен әзерләнгән, ди оештыручылар.

Күргәзмә ачылышында катнашучылар тарафыннан яңгыраган сорауга җавап булды ул. Дөрестән дә, беренче карашка андый сорау туарга мөмкин. Ләкин шуны онытмаска кирәк: сәхнә матурлыкны ярата. Татар халкының киемнәре дә үзе кебек матур, балкып тора.

«Без күп һәм төрле. Татарлар кайда гына яшәми, ләкин бердәм. Көчебез дә шунда. Бу күргәзмәнең дә максаты – шул бердәмлекне күрсәтү», – диде «Татмедиа» АҖ җитәкчесе Шамил Садыйков. Киләчәктә әлеге күргәзмә ансамбльнең гастроль турларында Россиянең төрле төбәкләрендә тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә дә илебезнең төрле урыннарына – Казан, Себер, Әстерхан, Кырым, Самара, Пермь кебек төбәкләренә сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең киемнәре сурәтләнгән.
«Татарлыгыбызны бөтен дөньяга таныту өчен тагын шәп мөмкинлек булды. Безнең ансамбль кайда гына чыгыш ясамый. Монда костюмнарыбыз яртысы гына күрсәтелде. Дәвамы да булыр, дип ышанабыз. Татар халкының күрсәтерлек әйберләре бик күп», – диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

Ачылышта фотограф Салават Камалетдинов та катнашты. Бу аның эш тәҗрибәсендә беренче күргәзмә икән. «Фотолар экранда бер төрле, ә бастыргач икенче төрле. Ничек килеп чыгар, дип борчылган идем. Миңа ошады», – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фотокүргәзмәнең идея авторы — «Татмедиа» АҖ PR-директоры Ләйсән Сафина.

Дөрестән дә, фотолар да, андагы татар кызлары һәм татар егетләре дә, милли костюмнарыбыз да бик матур. Күргәзмәнең милләттәшләребезне генә түгел, ә башка халыкларны да битараф калдырмаячагына шик юк.
Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading