16+

“Татарларның дәрәҗәсе Кыргызстанда бик югары”

Болгар дәүләте Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Әтнә Татар дәүләт драма театры Кыргызстанда гастрольләрдә булып кайтты.

“Татарларның дәрәҗәсе Кыргызстанда бик югары”

Болгар дәүләте Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Әтнә Татар дәүләт драма театры Кыргызстанда гастрольләрдә булып кайтты.

Гастрольләргә театр бер ел чамасы әзерләнгән. Алдан “Мулла” спектаклен һәм театральләштерелгән зур концерт программасы тәкъдим итәргә ниятләсәләр дә, кабул итүче як ике мәдәни чараны бер көнне карау озакка китәр, артистлар да арыр дип, тамашага гына тукталган. Әтнә театры чыгышларын Бишкәк, Ош, Каракул, Җәлал-Абад шәһәрләрендә яшәүче татарлар һәм безнең мәдәниятебезгә гашыйк җирле халык тамаша кылган.

Сүз уңаеннан, Каракулда татар телендә беренче концерт программасын әтнәлеләр күрсәткән. Кыргызстанның башка калаларында да татар телендә тамашалар соңгы 15-17 ел эчендә булмаган.

Тамашаның сценарий авторы һәм алып баручысы Гөлүсә Батталова программа төзер алдыннан Кыргызстанда яшәүче татарларны, аларның тарихын җентекләп өйрәнгән.

“Кыргызстанда яшәүче татарлар миндә гаҗәпләнү катыш соклану уятты. Аларның ата-бабалары бик затлы тамырлардан. Анда XVIII-XIX гасырда ук татарлар патша Россиясе белән Шәрыкъ дөньясын бәйләүче бик данлыклы татар сәүдәгәрләренең нәселе бар. Белгәнебезчә, XVI гасырдан соң татарларга тимерчелек, зәркәнчелек белән шөгыльләнү тыелган булган. Анда бик күп тимер, зәркән осталары, күнчеләр, һөнәрчеләр шунда күченгән. Хәзер аларның нәселләре дә шунда яши. Урта Азиядә иң беренче мөгаллимнәр һәм муллалар татар кешеләре булган. Аларның нәселләре дә шул җирлектә яши. Мин шул тарихлардан чыгып, махсус алар өчен шигырьләр яздым. Безнең Әтнәбезне, театрыбызны тәкъдим итәрдәй шигырьләр, сүзләр барлап, сценарий төзелде”, - ди Гөлүсә Батталова.

Кызганыч, күп төбәкләрдә һәм илләрдә татар теле югалган кебек, Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребез арасында да  ана телендә аралашучылар кими. Инде Кыргызстанга барып җитеп, анда яшәүче татарлар белән аралашканнан соң Гөлүсә ханым, тамашачыга аңлаешлы булсын, күңелләренә барып ирешсен дип, сценарийга үзгәрешләр керткән гадиерәк җөмләләр белән сөйләргә тырышкан.

“Татарларның Кыргызстанда дәрәҗәсе бик югары. Бердән, Татарстан, казан һәм Президентыбызның дәрәҗәсе югары. Икенчедән, анда төпләнеп яшәгән татарларның дәрәҗәсе бик югары. Алар берсе дә югалып калмаган. Кемдер ит белән бәйле бизнес алып бара. Кайсының кунакханәләр буенча эше бар. Без Кыргызстанга барганда Таҗикстан чигендә бәрелешләр булып алган иде һәм Ош, Җәлал-Абад шәһәрләрендә массакүләм чаралар уздыру тыелган иде. Фәкать безгә генә Татарстаннан булганыбыз һәм җирле татарларның хакимият каршында дәрәҗәләре зур булу сәбәпле чыгыш ясарга рөхсәт ителде.Казаныңның, Татарстаныңның, Президентыңның шул дәрәҗәдә булуы — безнең эчтә булган коллык психологиясен “бәреп йокты”. Аннан кайтканда, үзебезнең беркемнән дә, бер генә халыктан да, бер генә илдән дә ким түгел икәнебезне, киресенчә, безнең бөтен җирдә дә дәрәҗәбез булганны мин аңлап кайттым”, - ди Гөлүсә Батталова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И дуслар!Җәлал Абад шәһәренә Чирмешән районы Кара Чишмә авылыннан күпме туганнарыбыз киткән! Әниемнең апасы Мәгъсүмә апам әнисен күрү өчен ел саен кайтты.

    Мөһим

    loading