Узган атнада Казан тарихчыларны үзенә җыйды. Ундүрт илдән килгән 100дән артык галим һәм фәнни хезмәткәр «PaxTatarica: Алтын Урда дәүләтчелегенең генезисы һәм мирасы» исеме астында узган VI Халыкара форумда катнашты.
Алтын Урда форумы ике елга бер тапкыр оештырыла. 2009 елда башланып китеп, ул әлеге чорны өйрәнүче галимнәр өчен бәхәс мәйданы буларак дөньякүләм танылу ала. Быел алтынчы тапкыр узган форумда Россия белгечләреннән тыш Болгария, Мисыр, Казахстан, Венгрия, Кытай, Үзбәкстан, Бөекбритания, Украина, Финляндия, Япония, Монголия, Төркия һәм башка илләрдән килгән галимнәр катнашты. Бу тема тирәсендә бәхәсләр куерганына аптырыйсы да юк, чөнки Алтын Урданың 750 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылган әлеге чараны ачканда Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов билгеләп узганча, аны өйрәнү бары тик 1993 елда гына башланган.
– 1944 елдан соң, Сталин үзе тыйгач, бу тема өйрәнелмәде диярлек. Без бу эшне 1993 елда башладык, шуннан бирле бик күп китаплар дөнья күрде. Шулай ук фәнни журнал да басылды, ул бүген халыкара характерда. Эрмитаж Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә күпләгән күргәзмәләр оештырды. Мин әлеге күргәзмәне Нью-Йоркта күрдем һәм безнең хезмәтләрне Көнбатышта да күрә алуларына бик сөендем. Бу тема, әлбәттә, бик четерекле, әмма галимнәрне бөтен дөнья буйлап җыйганга, документларга нигезләнеп объектив бәялибез һәм бу безгә Алтын Урданың дөнья тарихындагы әһәмияте хакында сөйләргә хокук бирә. Бу тема бөтен Россиягә, Европага һәм Азиягә кагыла, – диде Рафаэль Хәкимов.
Алтын Урда күп еллар «кыргый халыкларның тирә-юньдәге бөтен нәрсәне юк итүче армиясе» дип күрсәтелүен инде без беләбез. Конференциядә бу турыда тагын бер кат искә төшереп уздылар. Алтын Урданың 750 еллыгы Татарстан тарихы өчен әһәмияте зур, чөнки галимнәр исәпләвенчә, республиканың дәүләтчелеге тамырлары белән шул чорга ук китә. Сәяси һәм фәнни бәхәсләр тудырган әлеге чор тарихын өйрәнү аның көчле, цивилизацияле, оешкан дәүләт булганын, анда һөнәрчелек, мәдәният, сәнгать, эре сәүдә үзәкләре һәм шәһәрләрнең нык үсеш алганын исбатлый.
Россиянең генә түгел, ә тулаем дөнья тарихына зур йогынты ясаган Алтын Урда һәм татар ханлыкларының үткәнен өйрәнүне максат итеп куеп, тарих институтында оешкан үзәк әһәмиятле эш башкара. Академик Наил Вәлиев институт хезмәткәрләрен «Алтын Урда дөнья тарихында» һәм татарлар тарихына багышланган җиде томлык өчен мактап узды. Аның сүзләренчә, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән бу китаплар уңай кайтаваз алды һәм дөньякүләм тарихи вакыйга булды. «Бу китаплар бөтен дөнья галимнәренә татар халкы турында күбрәк белү мөмкинлеге бирә», – диде академик. Әлеге китапларны кытай һәм гарәп телләренә тәрҗемә итү дә ниятләнгән, бу да шулай ук зур вакыйга булачак.
Узган гасырның 90нчы елларында бу теманы өйрәнергә мөмкинлекләр ачылгач, дала империясенең мирасына дәгъва белдерүчеләр аз булмый. Мәгълүмати аренада төрле галимнәрдән нәкъ менә аларның халыкларының һәм илләренең вәкилләре – Алтын Урда варислары дигәнне ишетергә була. Бу хакта кайбер дәүләт эшлеклеләре ачыктан-ачык белдерә. Социаль челтәрләрдә бәхәсләр куба, һәр як үзенең дәлилләрен китерә. Венгриядән килгән профессор Мария Иванич өстенлекне Кырымга бирү яклы, чөнки анда Алтын Урда дәүләтчелеге озак сакланган. Кырым тарихчысы Эмиль Сейдалов исә аның мирасын бүлү мөмкин түгел дип саный. Аның фикеренчә, төрки халыклар яшәгән һәр төбәк империядән нәрсә дә булса алган. «Алтын Урда – бөтен Еразия өчен цивилизацияле мирас, шул исәптән руслар өчен дә», – ди Россия Фәннәр академиясенең тарих институты хезмәткәре Вадим Трепавлов. Рус кенәзлекләре Алтын Урдадан акча системасын күчереп алган. Бу хакта Волгоград нумизматы Иван Евстратов сөйләде. «Алар аны күчереп кенә калмаган, ә янәшә территорияләрдә әлеге система үзгәрешсез кертелгән. Соңрак, русларда бердәм акча системасы оешкач та, сөйләмдә Җучи (Алтын Урда) эзе калган, күп сүзләр төркиләрдән күчеп, кулланышка кереп киткән («деньги», «рубль» һ.б.), алар әле бүген дә үзгәрешсез калган.
Казахстаннан килгән эксперт Жаксылык Сабитов «мирас өчен көрәшне» мәгънәсез дип саный: «Бу – уртак тарих, уртак тамырлар. Алтын Урдага кем күбрәк дәгъва белдерә дип бәхәсләшү – ул инде фән булудан бигрәк, сәясәткә әйләнәчәк».
Үзбәкстан вәкиле, тарих фәннәре кандидаты Шухрат Мухамедов Татарстанны Алтын Урданың варисы дип саный. «Безнең өчен Урдада нинди этносларның гомер кичергәнен ачыклау мөһим, ул бит моноэтник дәүләт булмаган, – ди тарихчы. – Мәрҗани исемендәге институт бу чорны белүче билгеле галимнәрне җыйды. Әмма беркем дә бу форумда барлык сорауларга да нокта куелыр дип ышандырмый».
Россия тарихында Алтын Урда чорын кара полоса дип атау дөреслеккә туры килмәгәнен Вадим Трепавлов та атап үтте.
– Империя чорындагы бәяләмә әле хәзер дә саклана. Бүгенге фильмнарны карасак, анда Алтын Урда кыргыйлар, вәхшиләр дәүләте буларак тасвирлана һәм бу, әлбәттә, гадел түгел, – ди галим.
Санкт-Петербугтан килгән профессор Роман Почекаев фикеренчә, бездә Алтын Урда турында нинди кино күрергә телиләр – шундыйны төшерәләр. «Галимнәр ничегрәк кирәген әйтә ала, әмма аларны ишетерләрме? Тарихны мавыктыргыч итеп күрсәтәләр икән, димәк, тамашачыга ошарлык итеп ясаячаклар. Галимнәр Алтын Урда урта гасырларда алга киткән дәүләт булган дип барсалар, андый киноны беркем дә карамаячак. Гадәттә, галимнәр сөйләгәне кызыклы түгел, – ди професор.
Вадим Трепавлов әйтүенчә, Алтын Урданың үз халкы тарафыннан язылган бик күп документлар сакланмаган, аның турында меңнәрчә чакрымнар ераклыкта – Иран белән Мисырда яшәүчеләр язган. Күмәк тырышлык белән генә әлеге дәүләтнең үсешен тасвирлау мөмкинлегенә ирешелә. Бүген җәмгыятьтә Алтын Урдага караш үзгәрә, стереотиплар югала бара. Аның фикеренчә, бу теманы бик еш рус тарихына бәйләргә кирәкми, чөнки аның кешелек тарихында үзенең тоткан урыны бар. Алтын Урданың негатив образын бетерү өчен ешрак халыкара форумнар уздыру, белешмәләр, фәнни-популяр китаплар бастыру мөһим. Шулай ук социаль челтәрләрдә видеолар, мультфильмнар да моңа нык ярдәм итәчәк. Калын-калын китаплар бу өлкәне яхшы белүчеләр арасында бик популяр түгел, ә менә китаплар язу өчен әдәбият белгечләрен җәлеп итү кирәк, чөнки тарихчылар укучыны мавыктырырлык итеп яза белми, ди белгеч.
Фотолар: www.tatar-inform.ru
Комментарийлар