16+

Татарстан белән Кытайны нәрсә бәйли?

Кытайлыларны Кукмара савыт-сабасы нәрсәсе белән җәлеп иткән, ”Нәфис” компаниясе җитештергән майонезлар чит илдәге “Ашамлыклар шәһәре”нә ничек килеп эләккән? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәре кысаларында Кытай, Вьетнам илләре белән элемтәләрне ныгытып кайтты.

Татарстан белән Кытайны нәрсә бәйли?

Кытайлыларны Кукмара савыт-сабасы нәрсәсе белән җәлеп иткән, ”Нәфис” компаниясе җитештергән майонезлар чит илдәге “Ашамлыклар шәһәре”нә ничек килеп эләккән? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәре кысаларында Кытай, Вьетнам илләре белән элемтәләрне ныгытып кайтты.

Кытай – дөнья күләмендә уңышлы эшләүче инвесторларның берсе булып санала. Ул магнит кебек күпләрне үзенә тарта. Безнең илдә дә Кытай белән дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирелә. Моннан ике ел элек Кытайның Чэнду шәһәре белән Казан шәһәре арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру буенча меморандум да имзаланган иде. Бу үзара хезмәттәшлекнең бер үрнәге генә. Татарстанда эшен җәелдергән Кытай партнерлары бихисап. Рөстәм Миңнеханов безнең республиканың зур инвесторларыннан саналган Weichai Power заводында булды. Бу – Кытайның иң алдынгы машина төзү компаниясе булып санала. Алар автомобильләр өчен кирәк-яраклар, тәгәрәмчәләр, электрогенераторлар җитештерә.

Заводның яңалыгы: хәзер алар тизрәк эшли башлаган, эшчеләрне роботлар алмаштырган. Бер двигательне эшләүгә якынча 2,5 минут вакыт китә икән.  Шаньдун шәһәренең вице-губернаторы Юй Гоань белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов: “Haier и Weichai Power  белән үзара хезмәттәшлек башка Кытай компанияләре өчен билге булсын иде, Россия базарына үтеп кергәндә алар нәкъ менә Татарстанны сайласыннар”, – дип искәрткән. Кытайга эшлекле сәфәр вакытында Түбән Кама шәһәре белән Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре арасында Хезмәттәшлек турында килешү һәм Кукмара шәһәре белән Чжэцзян провинциясенең Юйхуань шәһәре арасында Хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган.
Кукмара дигәннән, яңа төзелгән “Кукмара” сәнәгать паркында Юйхуаньнан делегация килеп киткән булган. Биредә инвесторлар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Кытайлылар Кукмара белән медицина инструментлары җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә җыена.

Татарстан делегациясе Кытайда бер ай чамасы элек ачылган “Ашамлыклар шәһәрен” дә күрде. Продуктларның импорт халыкара үзәгендә турыдан-туры Кытай сәүдә үзәкләре белән элемтәгә чыгу мөмкинлеге тудырылган. Анда Россиянең 25 компаниясеннән торган “Татар йорты“ да урын алган. Араларында үзебезнең “Нәфис” компанияләр төркеме белән Кукмара савыт-саба заводы да бар. Товар белән кызыксынучылар да юк түгел. Бер караганда гаҗәп тә кебек, үзе дә күпләп савыт-саба җитештергән Кытайны Кукмара табалары нәрсәсе белән җәеп итә алды икән соң? Баксаң, кытайлыларны савыт-сабаны җитештерү технологиясе битараф калдырмаган икән. Алар аны немец алымына охшаш дип тапканнар. Басым астында коеп савыт ясау Кытайда кулланылмый ди. “Татар йортында” мохит тә үзгә. Татарча җырлар яңгырый, милли киемдәге егетләр, кызлар каршы ала. Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә кытайлыларның саф татар телендә каршы алуларын фотога төшереп тә куйган иде: электрон таблодагы “Кадерле Рөстәм Нургали улы, хуш килдегез, рәхим итегез!” диелгән язуны күреп, Президентның инстаграм битенә язылучылар да кытайлыларны мактаган.  

“Мәскәү дәүләт университеты – Пекин политехника институты"нда Россия-Кытай уникаль проекты кысаларында студентлар кунакларга Александр Пушкин, Муса Җәлил шигырьләрен укыган. Республика Президенты Шэньжэнь шәһәре Индустриаль паркы директоры Чжу Чживэй белән дә очрашкан. Чжу Чживэй Казанда укыган. Рөстәм Миңнеханов исә уенын чынын бергә кушып “бүген IТ-технологияләр кебек мөһим тармакта “үз” кешеләрең булу бик кирәк, дип хезмәттәшлек итәргә әзер Кытай компанияләрен Татарстанга чакырды.  

Вьетнамга эшлекле сәфәре вакытында Президент Хошимин шәһәрендә Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге белән очрашты. Җитәкчеләр “Вьетнам – Татарстан” бизнес-форумы кысаларында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан делегациясе Көньяк Вьетнамдагы төп истәлекле урыннарыннан берсе – «Кучи партизан крае» хәрби-тарихи комплексында да булдылар. 1945-1973 еллардагы хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Вьетнам солдатлары истәлегенә багышланган мемориаль комплекска чәчәк бәйләме салдылар. Рөстәм Миңнеханов ату коралларыннан торган экспозицияне дә карады.

Иртәгә исә Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә уза торган Халыкара икътисад форумында катнашачак.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading