16+

Татарстан безнең йөрәкләрдә

Шәһәр кәефе

Татарстан безнең йөрәкләрдә

Шәһәр кәефе

Галимҗан Гыйльманов, язучы:
– Татарның һәм башка халыкларның милли республикалары булуы – Россиянең байлыгы, икътисади-сәяси тотрыклылык нигезе ул. Милли республика булу мәдәниятне һәм телне сакларга шартлар тудыра. Татарстан үзенең Президенты белән яши икән – бу тарихи казаныш. Татар кодрәтле милләт, ул дуска дус һәм ышанычлы таяныч була белә. Милли республикалар урынына округлар оештыру турында да сүзләр йөрде. Татарстанның һәм башкаларның милли республика булганда гына киләчәге ышанычлы.

Миннегөл Әскарова, пенсионер:
– Казанда заводта эшләп лаеклы ялга чыктым. 90нчы еллардан башлап эшче һөнәренә игътибар кимегән иде. Мин завод эшчесе буларак, моңа нык борчылдым. СССР чорында эшченең абруе, заводларның дәрәҗәсе зур иде бит. Шөкер, мәсьәләгә мөнәсәбәт үзгәрде. Эшчене кайгыртырга һәм үстерергә кирәк, чөнки ул икътисадны тотып торучы, алга этәрүче көч. Остазлык хәрәкәте бик әһәмиятле. Без олыгайдык инде, яшь буын бездән дә яхшырак һәм сыйфатлырак эшли, дип, сөенсәк иде.

Йолдыз Шәрапова, шагыйрә:
– Ватанны да, ата-ананы да сайлап алып булмый. “Ярый әле, шөкер, Татарстанда туганмын!” – дип бик еш үзалдыма кабатлыйм. Бигрәк тә, ерак сәяхәтләрдән кайткач, шушы хис көчлерәк булып кузгала. Татарстан чиген узып, үзебезгә керү белән үк юллары да, яшәү шартлары да, хәтта, кояшы да башка – җылырак, яктырак һәм мәрхәмәтлерәк. Халкы кебек! Шагыйрь Сибгат Хәким әйтмешли: “Бер горурлык хисе яна миндә...”

Рената Фаткулина, студент:
– Казан университетында тәрҗемәче белгечлегенә укыйм, 2нче курста хәзер. Инглиз һәм португал телләрен өйрәнәм. Безнең төркемдә Бразилия студенты да укый, ул Татарстанның һәм Казанның матурлыгына ихластан соклануын әледән-әле әйтә. Европа илләреннән килгән туристлар, спортчылар да соклана. Җылы сүзне ишетү һәм тәрҗемә итү үзе рәхәт. Дөньяда эпидемия хәлләре тынычланып, Казанга туристлар күпләп килә башласын иде инде.
Шамил Хәлиуллов, телеоператор:
– Җитди һәм соклангыч сан ул – 100 ел. Кешеләрнең күбесе йөз яшькә якынлаша да алмый, картая, бакый дөньяга күчә. ТАССР дәвамчысы – Татарстан Республикасы 100 елда әле чәчәк кенә ата бара, матурланганнан-матурлана. Бу республикабызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең иңгә-иң торып, фидакарь хезмәте казанышы. Кызганыч, коронавирус пандемиясе бәйрәм чараларына киртә тудырды. ТАССРның 100 еллыгы безнең йөрәкләрдә, әлеге олуг датаны соңрак бәйрәм итсәк тә, һич соңга калу булмас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading