16+

Татарстан: бүген һәм иртәгә

5 декабрьдә Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова республика тормышы белән бәйле кайбер хәлләргә ачыклык кертте.

Татарстан: бүген һәм иртәгә

5 декабрьдә Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова республика тормышы белән бәйле кайбер хәлләргә ачыклык кертте.

Юрмала – Сочи – Казан
Татарстанда 2020 елда ТАССРга 100 ел тулу вакыйгасы зурлап билгеләп үтеләчәк. Тематик чараларга тагын бер яңа программа өстәлде: Казанда киләсе елның августында «Яңа дулкын» («Новая волна») музыкаль фестивале була.

– Юрмала шәһәрендә үткәрелә торган фестивальне Россиягә күченгән 2014 елда ук Казанда оештыру мөмкинлеге турында сөйләшүләр барган иде. «Новая волна» фестивале ТАССРның 100 еллыгына багышлана, анда 1300 кеше катнашачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фестивальне оештыру буенча әзерлек эшләрен республика Хөкүмәтенә йөкләде инде. Президент инануынча, бу конкурс Татарстанның яшь талантларына танылган башкаручылар белән бер сәхнәдә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк, – диде Лилия Галимова.

– Фестивальне Сочи шәһәреннән бөтенләй Казанга күчерү турында омтылыш юкмы? Сәхнәдә татарча җырлар башкарылачакмы? – дип сорау бирдем.

– Тамашачыларда киң яклау тапса, фестивальне Казанда калдыру турында да уйлар бар. Татарча җырлар башкару мәсьәләсендә оештыру комитетына алдан ук мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип җавап кайтарды Лилия Галимова.

Словакия: элемтәләр ныгырмы?
Татарстан Президенты җитәкчелегендәге делегация 10 декабрьдә Словакиягә эшлекле сәфәргә чыга. Рөстәм Миңнеханов анда Словакиянең икътисад министры Петер Жиго белән очраша. Лилия Галимова сөйләгәнчә,  соңгы елларда Татарстан белән Словакия арасында элемтәләр сүлпәнләнә төшкән. Очрашуда «Алабуга», «Иннополис» үзгә икътисади зоналарына Словакия предприятие­ләрен җәлеп итү, шулай ук «Татнефть», машина төзелеше, энергетика өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләсе күтәреләчәк. 

Белоруссиядә – мәчет
Словакиядән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 декабрьдә Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән очраша.
– Минск шәһәрендә 1700 кеше сыйдырышлы Җәмигъ мәчетен ачу тантанасы була. Президент татар җәмәгатьчелеге белән очраша. Белоруссия – Татарстанның актив чит ил хезмәттәше. Узган ел товар әйләнеше 1 миллиард 193 миллион долларны тәшкил итте. «КАМАЗ», «Татнефть» җәмгыятьләре, шулай ук авыл хуҗалыгы, медицина, фән һәм туристлык тармаклары катнашында хезмәттәшлекне тагын да үстерү турында сөйләшүләр була, – диде Лилия Галимова.

Чүп яндыру заводы
Журналистлар Казанда көнкүреш калдыкларын яндыру заводы төзелеше буенча соңгы яңалыклар белән кызыксынды. Лилия Галимова аңлатканча, хәзер булачак завод проекты төрле оешмалар тарафыннан экспертиза уза. «Главгосэкспертиза» тикшерә, Германия белгечләре дә бәяләмә бирәчәк. 

– Хәзер технологияләр нык үсеш алды. Завод төзелешенә каршы кешеләр дә үз фикерләрен әйтергә хак­лы. Сүз әлегә төзелеш турында бармый, проект җентекләп тикшерелә һәм өйрәнелә. Финляндия предприятиеләре вәкилләре Татарстанга килеп китте, алар да көнкүреш кал­дык­ларын эшкәртү буенча игътибарга лаеклы тәкъдимнәр ясады, – диде Лилия Галимова.

...«Казан» гаилә үзәге янына «акыллы багана» утыртылды. Лилия Галимова: «Бу баганалар элемтәне, мәгълүмат бирүне яхшырта икән, андый баганаларны шәһәр үзәгендә бас­тырып куюга республика җитәкчелеге каршы түгел. Әлеге баганалар тарихи үзәк күренешен бозмасын, зәвыклы гына булсын», – дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading