Самара өлкәсенең бер районында дуңгызларның Африка чумасы чыганагы теркәлгән
Татарстаннан 15 чакрым ераклыкта гына урнашкан Самара өлкәсенең бер районында дуңгызларның Африка чумасы чыганагы теркәлгән. Ульяновскида да шундый очрак барлыгы ачыкланган. Шуңа да белгечләр авыруның безнең республикага да үтеп керүе куркынычы барлыгын кисәтә.
Дуңгызларның африка чумасы дөньяда иң куркыныч йогышлы авыру санала һәм ул бездә генә түгел, чит илләрдә дә шулай. Узган ел бу авыру бөтенләй күзәтелмәгән Вьетнам, Гонконг, Индонезия, Давос, Монголия, Сербия һәм Словакиядә дә теркәлгән. Россиянең Приморье, Амур өлкәсендә, Еврей автономияле округында да мондый хәл беренче тапкыр булган.
– Гомумән алганда, 2019 елда Россиянең 17 төбәгендә 141 авыру чыганагы табылды. Аның 79ы – йорт дуңгызларында, 62се – кыргый дуңгызларда. Гыйнвар аенда исә әлегә 11 чыганак барлыгы ачыкланды. 9ы кыргый дуңгызларда булган, – дип сөйләде Россельхознадзорның ветеринар күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин матбугат очрашуында.
Авыру бездә таралу куркынычы югары булганга, Самара белән чиктәш булган Нурлат районында тиз арада махсус штаб булдырылган. Дуңгыз асрый торган эре хуҗалыклар ябык режимда эшли башлаган.
Шәхси хуҗалыкларга дуңгызларын чыгарып йөртмәскә кушылган.
Дуңгызчылык предприятиеләрендә эшләүчеләр үз хуҗалыкларында дуңгыз тотарга тиеш түгел. Биологик калдыкларны вакытында утильләштерергә киңәш итәләр.
Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, бу авырудан бернинди вакцина да, дәвалау ысулы да юк. Инфекциянең төп чыганагы – авыру һәм үлгән хайваннар. Вирус кергән хуҗалыкта бөтен дуңгызлар үлә.
Спикер 2016 елда Нурлат районы, Сосновка авылында дуңгызларда африка чумасы очрагы булуын да искә алды, ул вакытта вирус тиз ачыкланды һәм шулай ук тиз юкка да чыгарылды да, диде Габделхак Мотыйгуллин. Быелгысы белән ул вакыттагы очрак аерыла да. Самарадагы вирус кыргый дуңгызда табылган. Вирусны кыргый фаунадан чыгару авыр, ди белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар