16+

Татарстан депутатлары Президент атамасы өчен көрәшә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары чираттагы утырышта “Россия Федерациясендә закон чыгару һәм башкарма органнар эшчәнлеген оештыруның гомуми принциплары” турындагы Федераль закон проектын кабат карады.

Татарстан депутатлары Президент атамасы өчен көрәшә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары чираттагы утырышта “Россия Федерациясендә закон чыгару һәм башкарма органнар эшчәнлеген оештыруның гомуми принциплары” турындагы Федераль закон проектын кабат карады.

Закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителгән иде. Әмма андагы кайбер өлешләр белән җирле парламент килешмәвен искәртте. Бигрәк тә президент атамасын юкка чыгарырга дигән өлеше өчен борчыла депутатлар.

Әмма “юк, килешмим” дип кенә булмый. Мәскәүдәге депутатларга альтернатив вариантлар да тәкъдим итәргә кирәк.

Закон проекты 11 бүлектән һәм 65 маддәдән тора. Татарстан парламенты тәкъдим итә торган үзгәрешләр  шуларның 13 маддәсенә кагыла.

“Безнеңчә, бу карарлар Россия Федерациясе конституцион төзелешенә каршы килә. Моннан тыш, федератив дәүләтнең принциплары да бозыла”, - дип сүз башлады төзәтмәләрне депутатларга тәкъдим иткән депутат Альберт Хәбибуллин.

Төзәтмәләрнең иң зур резонанс алганы Президент атамасы белән бәйле. Татарстан закон чыгару органы вәкилләре бу атаманы югалтмас өчен көрәш алып бара.

“Төзәтмәләрнең  алтынчысы бик күп фикер алышкан 20 маддәгә кагыла. “Россия Федерациясе субъектының иң югары вазыйфасы — публика хакимияте органы” дип атала. Хәзерге закон проектында Россия Федерациясенең иң югары вазыйфаи заты атамасын башлык дип атарга тәкъдим ителә. Без бу маддәне башка редакциядә тәкъдим итәбез. Субъект җитәкчесе атамасы субъект Конституциясе, Уставы нигезендә, тарихи, милли һәм башка төрле традицияләрне исәпкә алып, халык теләге белән билгеләнергә тиеш. Безнең уйлавыбызча, тәкъдим ителгән закон проектының 4 нче өлеше Россиянең конституция төзелешенә каршы килә”, - диде Альберт Хәбибуллин.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләрне сессиягә килгән депутатларның барысы да яклап чыкты. Яңа редакцияне Дәүләт Думасында Федераль Җыен депутаты Ирек Гыйльметдиновка яңгыратырга йөкләнелде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading