16+

Татарстан дөнья халыкларын бакча ясарга өйрәтә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 18-20 октябрьләрдә «Казан Экспо» үзәгендә ачылган World Urban Parks-2019 халыкара конгрессының пленар утырышында катнаша.

Татарстан дөнья халыкларын бакча ясарга өйрәтә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 18-20 октябрьләрдә «Казан Экспо» үзәгендә ачылган World Urban Parks-2019 халыкара конгрессының пленар утырышында катнаша.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова моны 17 октябрьдә Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта хәбәр итте.
– Президент республиканың төзеклегенә нык игътибар бирә. Нәкъ 2015 елда Татарстан Президенты башлангычында республикада паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча программа старт алды. Әлеге программа кысаларында, Казанда һәм муниципаль районнарда да дистәлгән җәмәгатьчелек мохите яңартылды. Бу юнәлештә эшләр дәвам итә. Казанда, мәсәлән, Казансу елгасының сул як яр буе төзекләндерелә. Президент эшләрнең барышы белән танышты. Балыкчылар аңа, юлында очрап: «Балык тоту урыны ясалсын иде!» – дип мөрәҗәгать итте. Миллениум күпере тарафында балыкчылар мәйданчыгы да булачак, – дип сөйләде Лилия Галимова.

Татарстанда паркларны һәм скверларны төзекләндерүдәге матур эшләр дөнья җәмәгатьчелегенә дә мәгълүм булган. Австралиядә, Португалиядә узган конгресс инде Казанга килде. Форум барышында җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерүгә кагылышлы хезмәттәшлек килешүләре кабул ителәчәк. Чит ил инвесторлары да Татарстанда паркларны төзекләндерүдә катнашырга теләк белдергән.
Казанның Тукай мәйданындагы «Кольцо» сәүдә үзәгенең тышкы кыяфәтен үзгәртү максатындагы проектлар Татарстан Президентына да күрсәтелгән.

– Тимер челтәргә охшаган проект гамәлгә ашырылмаячак. Ул халыкта да ризасызлык тудырды. Президент тарихи чыганакларга якын, ягъни Казанның шушы җирлегендәге элекке биналарга охшаш проект әзерләргә тәкъдим итте, – диде Лилия Галимова.
Ворлдскиллс дөнья чемпионатында файдаланылган технологик җиһазларны республиканың ресурс үзәкләренә калдыру буенча Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләр дәвам итә. Ләкин җиһазларның бер өлеше Түбән Новгородта узачак һөнәри бәйгене оештыруга җибәрелә.
Социаль челтәрләрдә Казандагы Театр урамына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исемен бирү тәкъдиме күтәрелгән. Лилия Галимова әйткәнчә, бу – җәмәгатьчелек башлангычы. Әгәр имзалар күпләп җыела калса, Казанда Путин исемендәге урам барлыкка килүе дә бик ихтимал.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading