16+

Татарстан Элемтә министры ят номердан кергән шалтыратулардан ничек сакланырга кирәклеген әйтте

Айрат Хәйруллин сүзләренчә, шәхси мәгълүматлар күп вакыт коммерция секторында читкә тарала.

Татарстан Элемтә министры ят номердан кергән шалтыратулардан ничек сакланырга кирәклеген әйтте

Айрат Хәйруллин сүзләренчә, шәхси мәгълүматлар күп вакыт коммерция секторында читкә тарала.

Татарстан республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин ят номерлардан шалтыратулар булмасын өчен үз киңәшләрен бирде.

Бу хакта ул «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» прграммасы өчен әңгәмә вакытында сөйләде.

 - Нинди дә булса кибеттә дисконт картасы рәсмиләштергәндә килешүдәге вак язуларны укып тормаячагыгызга тулысынча диярлек ышанам. Ә анда үзегез турында мәгълүматны өченче затларга бирергә риза булуыгыз турында язылган. Шуннан сезнең телефон номеры тагын 10 тапкыр сатылачак, – дип белдергән Хәйруллин һәм халыкны игътибарлы булырга чакырган.

Шундый ук хәл кулланучы килешүен укымый гына төрле сайтларда теркәлгән вакытта да булырга мөмкин икән.

Министр сүзләренчә, шәхси мәгълүматлар күп вакыт коммерция секторында читкә тарала. Мәгълүматларны сату һәм читкә чыгуы – җинаять, ди Хәйруллин.

– Хәлне Роскомнадзор контрольдә тота. Шуңа да аларга гариза язырга, шалтырау кергән номерны күрсәтергә кирәк, – дип киңәш биргән министр.

Айрат Хәйруллин белән әңгәмәне Sntat электрон газетасында да укырга була. Видеоны “Татар-информ” агентлыгының YouTube каналында, яисә телевидение версиясеннән (шимбә 18.30, якшәмбе 13.30 сәгатьләрдә) карый аласыз.

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading