16+

«Татарстан гүзәле» титулына ия булу өчен озын толым, нечкә бил генә җитми...»

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Татарстан гүзәле»н сайладылар. «Татарстан гүзәле» титулына ия булу өчен озын толым, нечкә бил генә җитми икән. Боларның барысына да өстәп, кыз әле акыллы, укымышлы, кеше алдында каушап калмый торган да булырга тиеш. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйге әнә шуның белән аерылып торды.

«Татарстан гүзәле» титулына ия булу өчен озын толым, нечкә бил генә җитми...»

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Татарстан гүзәле»н сайладылар. «Татарстан гүзәле» титулына ия булу өчен озын толым, нечкә бил генә җитми икән. Боларның барысына да өстәп, кыз әле акыллы, укымышлы, кеше алдында каушап калмый торган да булырга тиеш. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйге әнә шуның белән аерылып торды.

«Татарстан гүзәле» быел егерменче тапкыр узды. Бәйгенең беренче өлешендә ике дистә ел дәвамында иң төп бүләкләргә ия булган кызлар да «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәге сәхнәсендә махсус ясалган подиум буйлап узды. Араларыннан ике «мисс» балалары белән дә чыкты. Модель карьерасында иң зур уңышларга ирешкән җиңүче кыз – Ирина Шәриповадыр, мөгаен. Бүгенге көндә ул – «Дольче Габбана», «Виктория сикрет» кебек дөньякүләм брендларның йөзе булып танылган модель.

«Татарстан гүзәле» ачылышына ул алтын төсендәге күлмәктән, кулына алтын Сөембикә сынын күтәреп чыкты. Сөембикә кызлар өчен матурлык, нәзакәтлелек символы булып тора. Ирина ул сынны кунак буларак чакырылган танылган кутюрье Вячеслав Зайцевка бүләк итте.

Гадәттәгечә, бәйгенең беренче өлешендә кызларның барысы да бер төсле кара күлмәктән чыкты, соңрак буй-сыннарын купальникта күрсәтте. Бу өлештән соң жюри әгъзалары 30 кыз арасыннан унысын гына финалга сайлап алды. Ә алда тагын да катлаулырак – сораштыру өлеше көтә иде. Бу юлы кызларга сорауны танылган спортчылар, артистлар, «Татарстан гүзәле» бәйгесен оештыруга өлеш керткән кешеләр бирде. Иң беренче сорауны видео аша Салават Фәтхетдинов җиткерде. 25нче номер астында чыгыш ясаган Аделина Миңнеханова Татарстанны тасвирлый торган өч җыр санап китәргә тиеш иде, ләкин әллә каушаудан онытып җибәрдеме, берни дә җавап бирә алмады. Бөтен кызлар җавап биреп бетергәч кенә, Сергей Есенинның «Шаганэ ты моя, Шаганэ...» шигырен яттан сөйли алды. Әллә куркуын җиңүе, әллә матур чыгышы өчен, 18 яшьлек кызга «Соклангыч Татарстан гүзәле» исемен бирделәр.

Бәйгенең җиңүчеләре дип быел 19 яшьлек кызлар гына билгеләнде бугай.

«Татарстан гүзәле» дигән төп титулны Казан кызы Камилә Хөсәенова яулады. Аңа сорауны Таиландның үзеннән артист, комик Александр Ревва бирде. Ул кызлар идеалы булган егет сыйфатларын санап китәргә кушты. Камилә югалып калмады.

– Һәр кыз өчен идеаль ир-ат төрле була инде ул. Минем өчен аның тәвәккәл, акыллы булуы шарт. Аның янында үземне таш кыя артында кебек хис итәсем килә. Булачак ирем әтием кебек булырга тиеш. Хатын-кыз үзен идеаль ир белән иң гүзәл кыз итеп хис итәргә тиеш, – диде ул.

Сүз уңаеннан, «Татарстан гүзәле»нең буе – 177 см, гәүдә параметры – 82-61-92. Камилә Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә укый. Булачак спорт менеджеры, нәфис гимнастика буенча спорт мастерына кандидат. 2017 елда «Мисс академия» титулын алган.

Кызларга бирелгән сораулар арасында бик җиңелләре дә, үтә тапкырлык, юмор хисе сорый торганнары да бар иде. Кызлар, йөзләренә кызыллык китермичә, сорауларга җавап бирә алды.

Дәрәҗәсе буенча икенче урында торган «Казан гүзәле» титулын шулай ук 19 яшьлек Гүзәл Мусина яулады. Ә «Беренче вице-мисс Татарстан» исеменә Полина Горюнова лаек булды. Аңа шулай ук – 19 яшь.

Бәйгенең тагын бер чакырылган кунагы – җырчы Тимур Родригез иде. Ул тамашачыларны «җылытып», «уятып» кына калмады, хәтта урыннарыннан торып биергә үк мәҗбүр итте. Җырчының фонограммасыз җырлавы, үзенчәлекле биюләре, ачык күңеле тамашачыларны бер мизгелдә аңа гашыйк итте.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading