16+

Татарстан көрәшчеләре 27 мөмкинлектән 18 алтын яулаган!

Көрәш буенча Казанда узган Россия беренчелегендә Татарстан көрәшчеләре 18 алтын медаль яулады.

Татарстан көрәшчеләре 27 мөмкинлектән 18 алтын яулаган!

Көрәш буенча Казанда узган Россия беренчелегендә Татарстан көрәшчеләре 18 алтын медаль яулады.

Өч яшь категориясендә үткәрелгән ил беренчелегендә 30га якын командадан көрәшчеләр катнашты. Әлбәттә, һәр үлчәүдә дә командалар составы тулы түгел иде.

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр иткәнчә, республика җыелма командасының өч составында да баш тренерлар билгеләнгән. 2006-2007 елларда туган егетләргә Рафаэль Хәмидуллин җитәкчелек иткән. Бу яшьлекләр арасында безнекеләр 5 - беренче, 2 - икенче һәм 2 - өченче урынны яулаган. Чемпион исеменә Искәндәр Басыйров (Актаныш), Инсаф Ногманов (Киров-Мәскәү), Ислам Закиров (Азнакай), Инсаф Бәдретдинов (Киров-Мәскәү) һәм Булат Яруллин (Балтач) лаек булган. Мамадыштан Гадел Гайфетдинов белән Ранил Исмагилов - икенче урында Азнакайдан Данил Нигъмәтҗанов белән Әлмәттән Осман Махмич - өченче урыннарда.

2004-2005 елларда туган егетләр исә Татарстан исәбенә 7 алтын медаль китергән. Баш тренер - Илдар Ермолаев. Чемпионнар: Нияз Сәрвәров (Тукай), Нияз Хәмидуллин (Саба), Рубин Раджабов (Әлмәт), Илнар Хөсәенов (Авиатөзелеш-Яңа Савин), Илназ Шәмсиев (Актаныш), Айнур Фәтхуллин (Актаныш), Ранил Галиев (Яшел Үзән). Ислам Таһиров (Саба) белән Румиль Семкичев (Әлмәт) - икенче урыннарда.

2002-2003 елларда туган егетләр арасында алты чемпионыбыз бар. Бу егетләр белән Илгиз Шәмсевәлиев җитәкчелек иткән. Чемпионнар: Булат Шәйхулов (Түбән Кама), Виталий Колесников, Вадим Васильев, Инсаф Фәхретдинов (өчесе дә - Чаллы), Айзат Гәрәев (Балтач), Руслан Сәлимов (Азнакай). Мамадыштан Гадел Шәйдуллин һәм Авиатөзелеш-Яңа Савин командасыннан Денис Әминов - икенче урыннарда. Арча егете Раниф Нурисламов - бронза медаль иясе.

Шулай итеп, Татарстан егетләре 27 мөмкинлектән 18 алтын медаль яулаган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading