27 апрельдән башлап Казанга һава юлы белән килүчеләрне татар тарихы үзе каршы ала. Дөресрәге татар халкының бөек улы Г.Тукай һәм аның замандашлары һәм фикердәшләре.
Скопировать ссылку
27 апрельдән башлап Казанга һава юлы белән килүчеләрне татар тарихы үзе каршы ала. Дөресрәге татар халкының бөек улы Г.Тукай һәм аның замандашлары һәм фикердәшләре.
Г.Тукайның 135 еллыгы, Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Казанның Г.Тукай исемендәге халыкара аэропорты ТР Милли музее белән берлектә “Мин биеклеккә омтылам...” дигән фотокүргәзмә оештырды.
Аэропортның 1А терминалы галереясендә барлыгы 30 тан артык тарихи фотосурәт урнаштырылган. Тукай һәм аның дуслары, чордашларының төрле елларда төшкән фотолары аша татар әдипләре, журналистлары, артистлар белән танышырга мөмкин. Әлеге фотолар Татарстан Милли музее фондларында саклана. Араларында киң җәмәгатьчелеккә бик үк таныш булмаган сирәк фотоларны да күрергә мөмкин.
Үзенчәлекле күргәзмәнең идея авторы Татарстан Милли музееның генераль директор вазифаларын башкаручы Алисә Вяткина.
“Мин әлеге коридор буйлап барганда, нәкъ менә шушы фотоларның биредә булуларын күз алдына китергән идем, - ди Алисә ханым Вяткина. – Казан кунакларын каршы алуның үзгә ысулы. Биредә без милли колоритны, Казан һәм Татарстанның үзенчәлекле тарихын күрсәтә алабыз. Тукайның юбилей елында шагыйрь исемен йөртүче аэропортта “Мин биеклеккә омтылам” күргәзмәсе минемчә, бик урынлы булды. Башта без 100ләп фотография сайлап алган идек. Араларында киң җәмәгатьчелеккә таныш һәм бик үк таныш булмаганнарын да. Татарның узган гасыр башындагы күренекле вәкилләре, милләт язмышында, тарихында һәрберсе үз эзен калдырган шәхесләр”.
“Җәй айларында Казанга килүчеләр саны арта, - ди Казан аэропортының матбугат үзәге җитәкчесе Гадел Гатауллин. - Россия һәм чит илләрдән килгән кунаклар татар милләтенең гүзәллеген шушы фотолар аша да белә алачак. Аларны әлеге якты йөзләр каршы ала. Сурәтләр астындагы мәгълүматлар өч телдә бирелә. Безнең Тукай фестивале уздыру планы да бар. Аэропортта шагыйрьнең иҗатына, тормышына һәм татар телен пропагандалауга багышланган тагы берничә чара тормышка ашырылачак.
Комментарийлар