Кама Тамагы районыннан Апас ягына таба барганда, олы юл кырыенда ук виноград кишәрлекләре кала. Айрат Ялалетдиновның виноград бакчасы ул. Барлыгы 45тән артык сорт, җимеш бирә торган 600дән артык үсенте. Ачык һавада, кырда виноград үстерүчеләр Татарстанда юк диярлек. Айрат – шундый сирәкләрнең берсе.
Ул белгечлеге буенча – юрист. Виноград үстерәм дигәч, әнисе дә улының ниятен өнәп бетерми, дуслары да көлеп карый. Ләкин егет карары ныклы була. Ульян өлкәсендә бер дустының бабасы озак еллар виноград үстерә. Айрат шуның белән киңәшләшеп, эшкә керешә. Баштагы вакытларда гаиләләре белән виноград кыры янында салып куйган җәйге йортларында яшәгәннәр.
Эш җиңел түгел, виноград гел су сибүне таләп итмәсә дә, үсентеләрне утыртуы авыр. Һәр төпне бер метр да 80 сантиметр тирәнлектә казып, шуңа суперфосфат катнашмасы, арпа, ике арба тирес, 150-200 литр су салырга кирәк. Үсентеләрне үрмәләтү өчен махсус чыбыклар сузганнар. Виноград былтыр да җимеш биргән булган. Ләкин кагыйдә буенча, сыйфатлы, эре виноград алу өчен, беренче уңышны өлгергәнче үк кисеп атарга кирәк. Тырышлыкның нәтиҗәсе сөендерә: бер тәлгәше кило ярымга кадәр җиткән, җимешенең берсе-берсе баш бармак кадәр эрелектәге виноградларны төрле районнардан, Казаннан да килеп алалар икән. Ә тәме чынлап та үзенчәлекле. Һәрберсенеке үзенчә.
Виноградның техник төрен дә утыртканнар Ялалетдиновлар. Алардан шәраб ясарга исәплиләр. Кара җиләк (ежевика), кура җиләге дә үстерәләр. Монысы төрлелек өчен. Җимешләрне, үсентеләрне саталар. Октябрьдә виноград үсентеләрен камыш, салам белән күмәчәкләр.
Виноградның файдасы һәм зыяны
+ Виноград ашау тынычландыра. Ул йөрәк-кан тамырлары, сулыш юллары авыруларыннан файдалы. Бу җимеш косметологиядә дә кулланыла, ул яшәртү үзлегенә ия.
– Ашказаны сыекчасының кислоталылыгы югары булганда, эчәклекләр белән бәйле авырулар күзәтелгәндә, виноградны чамасын белеп ашарга кирәк. Ул эчне йомшарту үзлегенә ия. Шикәр диабеты булган кешеләргә дә виноград киңәш ителми. Кан басымы югары кешеләрнең виноградтан соң хәле начарланырга мөмкин.
Эльвира Мозаффар, Кама Тамагы.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар