16+

"Китап" радиосы сәфәргә чыга. Кайчан, нигә, кая?

“Китап” радиосы Казан-Уфа-Казан маршруты буенча “Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән автомарафон уздыра. Автомарафонның төп максаты – татар һәм башкорт халыкларын берләштерүче җыр һәм әдәбиятны пропагандалау.

"Китап" радиосы сәфәргә чыга. Кайчан, нигә, кая?

“Китап” радиосы Казан-Уфа-Казан маршруты буенча “Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән автомарафон уздыра. Автомарафонның төп максаты – татар һәм башкорт халыкларын берләштерүче җыр һәм әдәбиятны пропагандалау.

Бүгеннән алып, 3 көн дәвамында чарада катнашучылар Татарстан һәм Башкортстанның 18 районында әдәби музыкаль урам чыгышлары ясарга планлаштыра. Автомарафонның төп максаты – татар һәм башкорт халыкларын берләштерүче җыр һәм әдәбиятны пропагандалау.

Әлеге автомарафон Казанда 98,6 FM ешлыгында эшләүче “Китап” милли радиосы тарафыннан оештырыла һәм 28 октябрьгә кадәр Татарстан һәм Башкортстанның күп кенә районнары буйлап узып, Уфада булып, кире Казанга әйләнеп кайтачак. Чара барышында Татарстанның Мамадыш, Алабуга, Яр Чаллы, Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Әлмәт районнарында, Башкортстан республикасынның Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Чакмагыш, Кушнаренко, Чишмә, Бүздәк, Туймазы, Октябрьский районнарында булу күздә тотыла. Маршрутта билгеләнгән торак пунктларда автобус туктап, чарада катнашучылар 20-30 минутлык чыгышлар ясаячак.

Чыгышлар вакытында “Китап” радиосы алып баручысы, “Китап” радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова Роберт Миңнуллин, Әнгам Атнабаев, Эльмира Җәлилова һәм башка күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен укыячак. Ильяс Мингазов җитәкчелегендәге “MINGAZOV” кавер төркеме һәрбер татарга, һәрбер башкортка яшьтән таныш булган җырларны башкарачак. Тамашаны карарга җыелган тамашачыларның исә татар, я башкорт телендә яраткан шигырьләрен, җырчыларга кушылып күңелләренә якын җырларын башкарырга мөмкинлеге булачак. 

— Бу автомарафон аша “Китап” радиосының төп мәгънәсен тәшкил иткән матур сүзне, һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм китапны пропагандалау бурычын куябыз. Районнан - районга, авылдан - авылга кереп, мондый радио барлыгын, аны җир шарының теләсә кайсы ноктасында тыңлап булуын күрсәтү, аудитория җыю.

Тагын бер максат - гасырлар буена бергә дус булып яшәгән күршеләр - башкорт һәм татар мәдәниятенең никадәр якын булуын, тыңлаган җырларыбыз, сөйләгән шагыйрьләребезнең никадәр уртак булуын күрсәтү. Без бер үк җырларны тыңлап, бер үк шагыйрьләр, язучылар иҗатында тәрбияләнгән кешеләр, - диде “Китап” радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading