16+

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гашыйклар көненә карата үзенең фикерен җиткерде

Ул үзенең инстаграм битендә: “Күп кешеләр Изге Валентин көнен, яки гашыйклар көнен билгеләп үтәргә җыена.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гашыйклар көненә карата үзенең фикерен җиткерде

Ул үзенең инстаграм битендә: “Күп кешеләр Изге Валентин көнен, яки гашыйклар көнен билгеләп үтәргә җыена.

Нигезендә мәҗүсилек яткан әлеге католик бәйрәменең шикле дини эчтәлеге хакында нәтиҗә чыгарырга алынмыйм, әмма бу уңайдан ел саен “мәхәббәт” ыгы-зыгысы Россия җәмгыятенә, аеруча аның яшь катлавына безгә ят булган традицияләрне кертергә маташа, моны бигрәк тә маркетологлар, шоу-бизнес һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре эләктереп ала һәм бик теләп алга сөрә.

Шул ук вакытта, әлеге бәйрәмнең рухи эчтәлеге – әхлаксызлыкка корылган, ул зина кылуны, никахсыз тормышны, хәтта бер җенес вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне хуплауга китерә. Әгәр дә алай түгел икән, нигә соң ул алайсам Гаилә көне яки Ир һәм хатын көне дип аталмый? Шулай булса, ул мантыйкка ятышлы булыр иде. Католик чиркәвенең дә әлеге бәйрәмгә шик-шөбһә белән каравы да, мөгаен, шулардан киләдер. Безнең җәмгыятьтә исә ул, кызганыч ки, тиешсез һәм нигезсез дәрәҗәдә популярлык казанды.

Җәмгыятебездә болай да әхлакый нигезнең һәм гаиләләрнең нык булмавын истә тоткан хәлдә, әлеге ялган бәйрәм, җенесләр арасындагы мөнәсәбәтләргә романтик хис өстәп, җиңеллек һәм сай карап, гаилә кыйммәтләрен тагын да ныграк какшатуга хезмәт итә. Россиядә мөселман һәм православие динендәгеләрнең үз гаилә традицияләре бар, аларны чит йогынтылардан саклау тиешле. Әгәр дә минем фикер дөрес булмаса, мине төзәтегез”, - дип язып куйган.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК дорес эйтелгэн сузлэр

    Мөһим

    loading