16+

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгате

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәҗәб ае уңаеннан мөселман өммәтенә мөрәҗәгать итте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгате

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәҗәб ае уңаеннан мөселман өммәтенә мөрәҗәгать итте.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Бүген, кояш баеганнан соң, кадерле, мөбарәк Рәҗәб ае керә – ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт изге айның берсе булуы өстенә, безне озакламый Рамазан җитүе турында да искәртеп тора.

Өч ай – Рәҗәб, Шәгъбан һәм Рамазан – мөселман тәкъвимендә фазыйләтле, өстенлекле айлар булып торуы белән үзенчәлекле. Хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, Рәҗәб ае җитү белән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ Раббыбызга түбәндәге дога белән мөрәҗәгать иткән: “Безнең өчен Рәҗәб һәм Шәгъбан айларын мөбарәк кыл, безне Рамазан аена җиткер”.

Мөселманнар өчен Рәҗәб ае кайсы ягы белән кыйммәт соң? Бу айда ислам тарихында иң истәлекле вакыйгалар һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ иң мәшһүр могҗизалары тормышка аша. Мисал өчен, бу айның беренче җомгасында, Рәгаиб кичәсендә Аллаһы Илчесенең ﷺ әти-әнисе – Габдуллаһ белән Әминәгә никах укылган. Бу айда шулай ук гаҗәеп могҗиза – Пәйгамбәр Мөхәммәднең ﷺ Мәккәдән Иерусалимга сәфәре (“Исра”) һәм алга таба Җәбраил галәйһиссәлам белән бергә “Сидрател мүнтәхә” дип аталган җиргә кадәр фәрештә белән күккә ашу - “Мигъраҗ" вакыйгалары булган. Мигъраҗ кичәсендә мөселманнарга Аллаһы Тәгаләдән өч бүләк бирелә: 5 вакыт намаз фарыз була, Коръәндәге “Бәкара” сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелә һәм Пәйгамбәребезгә ﷺ Кыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелә. Моннан тыш, мөселман календаренең җиденче ае булган Рәҗәб хәрәм ай булып санала, димәк ки, ул кешеләрне һәртөрле гөнаһлар кылудан һәм сугышлардан тыя. Шул ук вакытта Рәҗәб – хәерле гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан саваплары арттырып бирелә торган чор да әле.

Хәдисләрдә билгеләп үтелгәнчә, күктә Рәҗәб ае беленә башлау белән, Рәсүлебез ﷺ өстәмә намазлар һәм догалар укый, ураза тота, сәдака бирә торган була. Сезне, кадерле дин кардәшләрем, Аллаһ Илчесенең ﷺ Сөннәтенә иярергә һәм Раббыбыз бүләк иткән бәрәкәтле мөмкинлекләрдән файдаланып калырга чакырам. Безгә әлеге айның фазыйләтләрен тиешле дәрәҗәдә олылап, тыелган гамәлләрдән читтә торырга, Яралтучыбызның рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешергә насыйп булса иде!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading