16+

Татарстан парламенты берьюлы дүрт депутаты белән саубуллаша

Җәйге ялдан соң, депутатлар бүген беренче тапкыр сессиягә җыелды. Утырышта 35 закон проекты карала. Беренче утырыш булса да, анда депутатларның барысы да килмәгән иде.

Татарстан парламенты берьюлы дүрт депутаты белән саубуллаша

Җәйге ялдан соң, депутатлар бүген беренче тапкыр сессиягә җыелды. Утырышта 35 закон проекты карала. Беренче утырыш булса да, анда депутатларның барысы да килмәгән иде.

Утырышны парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды. Фәрит Мөхәмәтшинны үзизоляциядә дип аңлаттылар закон чыгару органы матбугат хезмәтендә.

19 сентябрьдә узган сайлауларда Дәүләт Думасына гына түгел, Дәүләт Советына да вакантлы урыннарга депутатлар сайланды. Парламентта хәзер “Танеко” акционерлык җәмгыяте профсоюзы җитәкчесе Ренат Сибгатуллинны, “ЖИК города Казани" компанияләр төркеме” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Эмиль Хөснетдиновны күрергә мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, республика Дәүләт Советында әле тагын урыннар бушавы бар, чөнки парламентның 4 вәкиле Дума сайлауларында катнашып, тиешле тавышларны җыюга иреште. Болар: Татьяна Ларионова, Илья Вольфсон, Марат Нуриев һәм Артем Прокофьев. Әлегә РФ Үзәк сайлау комиссиясеннән аларның депутатлыкка раслануы хакында мәгълүмат юк. Әмма Юрий Камалтынов бу процесс иртәгә узачак, дип вәгъдә бирде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading