16+

Татарстан Президенты кар чистартуны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларына кар чистартуны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Vөрәҗәгатьләрнең күбесе Алабуга һәм Питрәч районнарына, шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләренә туры килә.

«Бу атна явым-төшемнәргә бай булды. Кар күп яву аркасында магистраль челтәрләрдә дә, торак пунктларда да юлларны карап тоту сыйфаты начарлануга китерде. Социаль челтәрләрдә гражданнардан килгән шикаятьләр саны 5 тапкырга арткан. Барлык хәбәрләрнең 50%тан артыгы – кар җыештыру», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Мөрәҗәгатьләрнең күбесе Алабуга һәм Питрәч районнарына, шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләренә туры килә.

«Мин аңлыйм, беренче чиратта без магистраль челтәрләрне карыйбыз, әмма ишегалларындагы юллар буенча шикаятьләр бик күп. Мәктәп маршрутлары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус техникасы, санитар транспорт белән тәэмин итү – барлык бу мәсьәләләр дә контрольдә булырга тиеш. Транспорт министрлыгына, кирәк булганда, безнең юл хезмәтләребездә булган техниканы эшкә җигәргә кирәк. Аларны да җәлеп итәргә кирәк», - дип ассызыклады ТР Президенты.

ТР Президенты vатбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элегрәк буран вакытында, төн буена трассаны чистартып йөриләр иде, ә хәзер иртәнге. Җидедә дә трассада кар чистартылмаган була!!!

    Мөһим

    loading